Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведчук үзен украин хәрбиләренә алмашуны сорап Зеленский һәм Путинга мөрәҗәгать иткән


Виктор Медведчук
Виктор Медведчук

Медведчукның мөрәҗәгать видеосын Украина иминлек хезмәте чыгарды, аның кайда һәм кайчан төшерелүе хәбәр ителми.

Украинаның дәүләткә хыянәт эше нигезендә сак астында тотылучы оппозицион сәясәтчесе Виктор Медведчук, Украина һәм Русия президентларына, үзен украин хәрбиләренә һәм Мариупольнең сивил халкына алыштыруларын сорап мөрәҗәгать итте.

Медведчукның мөрәҗәгать видеосын Украина иминлек хезмәте чыгарды, аның кайда һәм кайчан төшерелүе хәбәр ителми.

Видеода Медведчук үз исемен әйтә һәм Владимир Зеленсий белән Владимир Путиннан үзен "Мариуольне яклаучыларга һәм һуманитар коридор аша имин чыгу мөмкинлеге булмаган кешеләргә" алмаштыруны сорый.

18 апрельдә Русия телевидениесеннән Британиянең ике ватандашы мөрәҗәгатен күрсәттеләр, алар Украина гаскәрендә сугышкан һәм Мариупольдә әсирлеккә алынган диелә. Алар үзләрен Виктор Медведчукка алыштыруны сорый.

Украинада Русия хакимиятен хуплаучы һәм Владимир Путинның дусты дип йөртелүче Медведчукны берничә көн элек, йорт сагыннан качып китеп, бер айдан артык яшеренгәннән соң тоткарладылар.

Львовтагы мәхкәмә аны сак астына җибәрде. Шул ук вакытта, Медведчукны тоткарлагач та, Украина президенты Владимир Зеленский Русиягә аны әсирлектәге украин солдатларына алыштырырга тәкъдим итте.

Ул вакытта Кремль тискәре җавап бирде, Медведчук – украин сәясәтчесе һәм Кремль "махсус операция" дип атаучы әлеге сугышка аның катнашы юк, дип искәрттеләр.

Алданрак Медведчукның Русиядәге хатыны Оксана Марченко иренә ярдәм итүләрен сорап, Зеленскийга, Путинга һәм дөньядагы кайбер илләрнең лидерларына мөрәҗәгать иткән иде.

Мариупольдә, башлыча "Азовсталь" заводы җирләрен украин гаскәрләре саклавын дәвам итә. Ай ярымнан артык вакыт эчендә шәһәрнең күпчелек өлеше Русия гаскәрләре контроленә күчте.

Украина, әгәр һөҗүм вакытында украин гаскәрләре һәлак булса, Киев Мәскәү белән нинди дә булса сөйләшүләрне мөгаен дәвам итмәс, дип ышандыра. Шул ук вакытта Мариупольне яклаучылар бирелүдән баш тартты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG