Русиянең Дондагы Ростов мәхкәмәсе, Русия аннексияләгән Кырымда балалар тренеры булып эшләгән Эмиль Зиядиновны "Кырым мөселманнары эше" нигезендә 17 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның абыйсы Селим сөйләгән.
"Туганнарыбыз һәм якыннарыбыз өстенә нинди гаепләр аталар, террорчылык, экстремизм, хакимиятне яулап алырга тырышу ярлыклары тагып, дин кардәшләребезне нәрсәдә гаепләргә тырышалар – болар берсе дә аларга хас әйберләр түгел. Алар моннан ерак. Туганнарыбыз өстенә элергә тырышкан гаепләүләре белән беркайчан да килешмәячәкбез", дип белдергән Селим Зиядинов.
Эмиль Зиядинов беренче дүрт елын төрмәдә уздырачак, җәза мөддәтенең калганын – кырыс тәртипле колониядә. Иреккә чыкканнан соң да Зиядиновка ел ярым дәвамында чикләүләр гамәлдә булачак.
15 мартта Русия прокуратурасы Эмиль Зиядиновны 17 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.
2020 елның 7 июлендә Русиянең куәт ешмасы вәкилләре җиде кырымтатарның өендә тентү уздырды.
Шул исәптән, Эмиль Зиядиновның Русия аннексияләгән Кырымның Къурман (Красногвардейски) районының Бүюк Онлар (Октябрьски) авылындагы йортында да тентү булды.
"Җыелулар вакытында алар ярымутрау кешеләре арасында террорчылык идеологиясе тараткан, үз рәтләренә кырым мөселманнарын җәлеп иткән" дип ышандырды Русиянең федераль иминлек хезмәте.
"Мемориал" хокук яклау үзәге Эмиль Зиядиновны сәяси тоткын дип таныды
2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутаруның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!