Романиянең Сучава шәһәр мәхкәмәсе 36 яшьлек Әминә Гериханованы Русиягә тапшыру карары чыгарган, ул Украина белән чиктә тоткарланган булган. Мәскәү аны террорчылыкка катнашы булуда шикләнә, Гериханова исә канунсыз эәрлекләнүен белдерә.
Гериханова Украинага 2016 елда, ире Сүриягә киткәч үзен полиция хезмәткәрләре тоткарлый башлаганнан соң күченгән.
Кавказ.Реалии язуынча, аны 2022 елның мартында, җиде яшьлек улын да алып качаклар агымы белән бергә чикне чыкканнан соң, Романия полициясе тоткарлаган.
Ул Романиядән сәяси сыену сораган, дип белдергән басмага Гериханованың туганы. Моннан тыш ул качак статусы сорарга ниятли диелә.
18 апрельдә Чечняның "Вайфонд" хокук яклау берлеге, Әминә Гериханованы Украина президенты офисы кабат илгә кабул итәргә вәгъдә итте дип белдерде. Сучавадагы мәхкәмә карары шикаять ителгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!