Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илгиз Зәйниев пьесасына куелган "Хуҗа Насретдин" спектакле "Алтын битлек" алды


Илгиз Зәйниев
Илгиз Зәйниев

Русиянең төп театр бүләгенә Татарстаннан биш театр 20 номинациядә катнашты, әмма берсе дә җиңә алмады. "Хуҗа Насретдин" – Мәскәүдәге "Милләтләр театры" куйган спектакль.

Билгеле режиссер Тимур Бикмәмбәтов куйган "Хуҗа Насретдин" спектакле Русиядәге төп театр премиясе булган "Алтын битлек" бүләгенә лаек булды. Әсәр "Курчак театрында иң яхшы спектакль" номинациясендә җиңде. Спектакльнең премьерасы Мәскәүдәге "Милләтләр театры" сәхнәсендә үткән иде. Спектакльгә пьесаны татар драматургы, Казандагы "Әкият" курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев язды. Бу драматургның рус телендә беренче тәҗрибәсе, моңарчы ул сәхнә әсәрләрен татарча гына иҗат иткән.

Әлеге пьеса нигезендә спектакль беренче тапкыр 2019 елда Зөядә чыккан булган. Аны Тимур Бикмәмбәтов күреп алып, "Милләтләр театры" сәхнәсендә куярга уйлаган. Спектакльдә баш рольләрне җеп белән тартып хәрәкәткә китерә торган курчаклар башкара.

Премия тапшыру тантанасында Бикмәмбәтов үзе булмады, аның өчен бүләкне "Милләтләр театры" режиссеры Евгений Миронов чыгып алды. Кайбер медиа хәбәр иткәнчә, Украинада сугыш башланганнан соң Бикмәмбәтов үзенең хатыны – Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман белән Русиядән чыгып киткән. Хәзер алар Израилдә диелә.

"Милләтләр театры"ның "Горбачев" спектакле дә "Алтын битлек"кә ия булды. Бу әсәрдә төп рольне Чулпан Хаматова башкара. Ул да Украинада сугыш башланганнан соң Русиядән киткән иде.

Быел "Алтын битлек" театр премиясе бәйгесендә Татарстаннан барлыгы биш театр 20 номинациядә катнашкан иде. Казандагы "Әкият" курчак театрының Илгиз Зәйниев куйган "Адәмнәр" спектакле берьюлы биш номинациядә, Түбән Кама татар дәүләт драма театрының "Таң вакыты" (режиссеры Туфан Имаметдинов) спектакле биш номинациядә, Казандагы Яшь тамашачы театрының "Иваново детство" спектакле биш номинациядә тәкъдим ителде. "MOÑ" театр мәйданчыгы берьюлы өч спектакле белән "Эксперимент" номинациясенә кертелде: "Hava", "Чын татар" һәм "Децентрализация". "Театр.Акт" берләшмәсенең "Overtime" спектакле "Заманча бию" һәм "Заманча биюдә хореограф эше" номинацияләрендә катнашкан иде.

"Алтын битлек" премиясе 1993 елда Русия театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан гамәлгә куелган. Әлеге бүләк театр сәнгатенең барлык төрләрендә иң яхшы эшләргә бирелә.

Былтыр әлеге бүләкне алучылар арасында Оренбур драма театры баш режиссеры, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Рифкать Исрафилов, Казанның Угол" үзәгендә иҗат ителгән "5 mm/h" спектакле өчен драматург Динә Сафина бар иде.

2018 елда "Алтын битлек" илкүләм театр премиясенә Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла да ия булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG