Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан авиация заводында Ту-214 җитештерү өчен белгечләр җитми


Архив фотосы
Архив фотосы

Барлык төр белгечләргә дә: эшчеләргә, инженерларга, техник хезмәткәрләргә кытлык бар.

Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы Ту-214 очкычларын җитештерүгә белгечләр җитмәү сәбәпле, хезмәткәрләр санын арттырачак, бу хакта оешма мөдире Николай Савицких хәбәр иткән.

Барлык төр белгечләргә дә: эшчеләргә, инженерларга, техник хезмәткәрләргә кытлык бар дигән ул ТАСС агентлыгына.

Казан авиация заводы мөдире әлегә ничә кеше кирәк булуын әйтмәгән. Хәзерге вакытта яңа кадрларны әзерләү програмнары кабул ителгән, дигән ул.

Шулай ук Савицких оешмада чит илдән кертелгән компонентларны Русиядә чыгарылганнары белән алмаштыруга бәйле ихтыяҗ булуын искәрткән. "Хәзер алар хәл ителә, безнең өчен бу яңалык түгел", дигән ул.

Март ахырында Русия вице-премьеры Юрий Борисов Казан авиация заводына елына ким дигәндә ун Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куйган иде.

Ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов оешма моны башкарып чыга алачак, дип белдерде.

7 апрельдә Берләшкән очкыч төзелеше корпорациясе башлыгы Юрий Слюсарь Ту-214 очкычының беренче 20 данәсен җитештерү башланды дип хәбәр итте. Алар чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак.

Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын ташу өчен куллана.

24 февральдә Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиягә каршы санкцияләр кертелде. Русиядән көнбатышның алдынгы ширкәтләре китә һәм үз продукциясен кертүдән, шул исәптән юлчылар ташучы очкычлар белән һәм аларга алмаш җиһазлар белән тәэмин итүдән баш тарта.

Чикләүләр Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя. Моннан тыш, Русиянең һава ширкәтләрендә лизингта булган очкычларның хуҗа-ширкәтләре, аларны куллануга лицензияләрне гамәлдән чыгарып, бу очкычларны кире кайтаруны таләп итә. Мондый очкычларны чит илдә тоткарлауларының берничә очрагы билгеле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG