Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә автоматлаштырылган тизлек күчергечле LADA машиналары бетеп килә


"АвтоВАЗ" заводында
"АвтоВАЗ" заводында

Белгечләр якын айларда "автомат" LADA-ны сатуда бөтенләй табып булмаячак, бу вазгыять бер-ике ел дәвам итәчәк дип кисәтә.

LADA машина салоннарында автоматлаштырылган тизлек күчергечле яңа машиналар калмаган диярлек, дип яза "Газета.Ru", рәсми сату үзәкләре хезмәткәрләренә сылтама белән.

Бу АвтоВАЗны компонентлар белән тәэмин итүгә бәйле логистика чылбырлары бозылу сәбәпле булган диелә. Бу хәл ким дигәндә бер ел дәвам итәр дип көтелә.

— "Автомат" машиналар юк һәм булмаячак та. Бу хәл бер ел, ә бәлки ике ел дәвам итәр. 99 процентка ышанып әйтә алам, берничә айдан "автомат" LADA таба алмаячаксыз, — дип белдергән LADA сату үзәкләренең берсендәге менеджер.

"Завод хәзер туктап калды, компонентлар юк. Шуңа АвтоВАЗда нинди модельләргә детальләр җитәчәк, шуларны җитештерәчәкләр. Бу – иң гади комплектацияле Granta һәм Vesta. "Автоматлар" белән – чын бәла, алар булмаячак, анда Япониянең Jatco компоненты тора", дип белдергән Мәскәүдәге машина салоны хезмәткәре.

Хәзерге вакытта автоматлаштырылган тизлек күчерүчеләр Granta, Granta Cross, Vesta, XRay һәм XRay Cross модельләренә куела.

Март ахырында "АвтоВАЗ" 6 июньнән Тольятти һәм Ижевскидагы мәйданнарында дүрт көнлек эш атнасы тәртибе кертә, ул өч ай дәвам итәчәк дип хәбәр ителде.

Аерым алганда, бу электрон компонентлар белән тәэмин итүдә дәвамлы кытлык булуы белән бәйле диелде. Атнага дүрт көн генә эшләү бөтен хезмәткәрләргә дә кагылачак.

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.

Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG