Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага каршы сугышырга теләүче кырымнарга хезмәт хакын арттырганнар


Русия хәрби техникасы, иллюстратив фото
Русия хәрби техникасы, иллюстратив фото

Мартта "махсус бурычлар" үтәүче контрактчыларның хезмәт хакы Кырымда аена 200 мең сум булган, хәзер ул 300 мең сум, диелә.

Аннексияләнгән Кырымның Русия контролендәге хәрби комиссариаты "махсус хәрби бурычлар үтәү" өчен килешү нигезендә хезмәт итүчеләр җыюны дәвам итә, комиссариатлар андый контрактчыларга хезмәт хакын арттырган, дип яза Крым.Реалии.

Мартта Кырым комиссариантында "махсус бурычлар" үтәүче контрактчыларның хезмәт хакы аена 200 мең сум булачак дигәннәр. Хәзер исә ул 300 мең сум, диелә.

Килешү нигезендә хезмәт итүчеләр җыю турындагы игъланны аннексияләнгән Кырымдагы Русия мәгълүмат чаралары тарата. Мәсәлән "Миллет" телеканалы "Югары хезмәт хакы түләнә торган, куркыныч белән бәйле эшкә ир-атлар таләп ителә. Хезмәт хакы – 300 мең сум" дип хәбәр итә.

Крым.Реалии хәбәрчесе игъланда күрсәтелгән телефон номерына шалтыраткан, аңа сүзнең "махсус операциядә катнашу турында" баруын раслаганнар һәм тулырак мәгълүмат алу өчен, документлар хәрби комиссариатка килергә кирәген әйткәннәр, килешүне сәламәтлеге ягыннан хәрби хезмәт үтәргә яраклы, 45 яшькә кадәрге ир-атлар белән төзүләрен сөйләгәннәр.

Элегрәк аннексияләнгән Кырымда Украина президенты вәкиллеге Кырымдагы хастаханәләр Русиянең Украинага каршы сугышында яраланган урыс солдатлары өчен һоспитальләргә әйләнеп бара дип хәбәр иткән иде.

Украина хакимиятләре мәгълүматына күрә, Кырымның төньягында мобиль һоспитальләр һәм крематорийлар эшли башлаган.

Русиянең Украинага сугышы 24 февральдән дәвам итә. Азат ителгән шәһәр һәм авыллардан урыс гаскәрләре чыкканнан соң сивил кешеләрнең күпләп үтерелүе теркәлә. Аерым алганда Русия оккупациясеннән соң, Буча урамнарында мәетләр таралып ятты.

Көнбатышның кайбер җитәкчеләре Русияне ачыктан-ачык хәрби җинаятьләрдә гаепләде. Русия хакимиятләре бу җинаятьләргә катнашы булуын кире кага, бу - "провокация" ди.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG