Accessibility links

"Үз сүзебезне әйтә алырлык телебез булуы мөһим". Чаллылар татарча сөйләшергә җыелды


Чаллыда "Мин татарча сөйләшәм" фестивалендә катнашучылар
Чаллыда "Мин татарча сөйләшәм" фестивалендә катнашучылар

Чаллыдагы "Мин татарча сөйләшәм" фестивале тел өйрәнүгә киртәләрне узу, тел өйрәнүне җиңеләйтү һәм тизләтү, телнең чисталыгын саклауга багышланды.

23 апрель, шимбә, Чаллыда икенче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" фестивале узды. Анда катнашучылар быел да Чаллы драма театры бинасына җыелды. Бөтен фестивальне бер ноктага җыючы тема – тел темасы булды. "Бүгенге көндә үз сүзебезне әйтә алырлык телебез булуы мөһим", ди фестивальне оештыручы URBANTATAR хәрәкәтен җитәкләүче Гүзәл Әхмәтгәрәй.

Иң зур мәйданчыкларның берсе – SkyTat сөйләшү клубы белән берлектә әзерләнгән тел лабораториясе. Биредә кешеләрнең татар телендә сөйләшүенә киртә булган мәсьәләләр күтәрелде. Мәсәлән, акцент мәсьәләсе. "Без төрле акцентлары булган биш кешенең аудиосын тәкъдим иттек, кешеләр аларга нольдән бишкә кадәр бәя бирде – ягъни әлеге акцентлар алар өчен никадәр киеренкелек тудыра, шуны бәяләделәр" дип аңлата Әхмәтгәрәй.

Икенче нокта пуризм хәрәкәтенә багышланды – телне алынмалардан арындыру, аны мөмкин кадәр саф әдәби итү, чиста итү мәсьәләсе. Биредә катнашучыларга филлвордлар тәкъдим ителде – кешеләр шул филвордлардан үзләре татарча дип уйлаган сүзләрне сайлап алды. "Монда алар нигездә, әлбәттә, бүгенге көндә инглиз теленнән кергән сүзләрне алынма дип билгеләделәр, ләкин безнең гарәп-фарсы алынмаларының да бихисап булуын, бүгенге көндә татар тел структурларының, сүз ясалыш структурларының саегуын күрсәтәсебез килде", ди оештыручылар.

Тел лабораториясендәге өченче мәйданчык диалектларга багышланган иде. "Без экспресс-тест ясадык – кешеләргә бүгенге көндә татар диалектларының никадәр кыйммәтле булуын күрсәтергә теләдек", дип концепция белән таныштыра Гүзәл Әхмәтгәрәй.

Лабораториядә тагын бер кызыклы мәйданчык – психологик җәрәхәтләр мәйданчыгы эшләде. Монда кешеләргә үтә күренмәле тасмаларга татар теле белән бәйле тарихларын язу мөмкинлеге бирелде. Оештыручылар катнашучыларга бу җәрәхәтләрне монда калдырып китеп, үзләрендә татар теленә бәйле уңай ассоциацияләр генә сакларга тәкъдим итте.

Тел лабораториянең соңгы ноктасы – SkyTat модераторы Ильмир Арсланов теләүчеләр өчен speed dating (тиз танышу) форматында танышу-аралашу мәйданчыгы оештырды. Сөйләшеп китәргә ярдәм чарасы буларак, катнашучыларга диалогларда еш кулланыла торган фразалар язылган карталар тоттырдылар.

SkyTat вәкиле аңлатуынча, татар телен өйрәнүнең иң яхшы ысулы – аны кемгәдер өйрәтергә алыну. Һәр диалогта бер як икенче якның укучысы яки укытучысы, ягъни һәрбер әңгәмәдәшне яңа укучы яки укытучы итеп кабул итәргә кирәк. Әлеге аралашу уен гына түгел, чын нетворкинг – яңа танышлар үзләрен кызыксындырган актуаль темаларга аралаша.

Башкаларга татар телен өйрәтү теләге булган катнашучылар азакта үз телефон номерларын тактага элеп калдырды. Бусы үзләрен мөгаллим итеп тоярга теләүчеләр өчен оештырылган иде.

Тел лабораториясеннән тыш, балалар мәйданчыгы да актив эшләде. "Сфера" рәсем һәм креатив мәктәбе Ренат Харисның "Яз исе" шигырен тыңлап, аны сурәт итеп төшерде.

Шушы ук мәйданчыкта Рәмилә Китабова татар әкиятләренә күзәтү ясады.

Хәмзә Шәрипов
Хәмзә Шәрипов

Чаллыда танылган рәссам Хәмзә Шәрипов Пикассо белән Матисс кебек бөек рәссамнарның ни өчен бала кебек рәсем ясаулары турында сөйләде, бала рәсемнәренең потенциалын аңлатты.

Икенче катта татар автор киносы күрсәтелде: Ильяс Гафаров белән Рәдиф Кашаповның Көнбатыш Европада яшәүче татарларга багышланган "Туңган як" документаль фильмы, Таня Чернокузованың "Юха" фэшн-фильмы һәм режиссер Илшат Сәетовның биюче Нурбәк Батулла турындагы документаль "Генетически не так" фильмы. Фильмнардан соң тамашачылар алар турында фикер алышты.

Шушы ук катта, Чаллы фестивале өчен яңалык буларак, милли дизайн-маркет эшләп килде.

Быелгы фестивальнең тагын бер үзенчәлекле өлеше – урам экскурсиясе. Экскурсия шәһәрнең урам теленә багышланды. Аны яшь студентлар – Чаллы педагогика институты студентлары әзерләгән. Алар шәһәрнең төрле киңлекләрендә шәһәрнең кешеләр белән ничек элемтәгә чыгуын тикшерде.

"Без стрит-арт мәсьәләсен күтәрдек, – дип аңлата Гүзәл Әхмәтгәрәй. – Урамдагы теггингларны, бомбингларны өйрәндек. Без хәтта Чаллының граффитичылары берләшмәсе белән элемтәгә кердек, алар белән бергә ташландык йортларның берсендә граффити да ясап карадык, безнеңчә, бу шәһәрнең ябай-ябай урыннарында рәсем ясау киртәсен юк итүнең чираттагы бер адымы булды".

Фестиваль татарча караоке белән тәмамланды. Оештыручылар заманча татарча альтернатив музыка өчен дә караоке видеолары әзерләгән иде. "Без гадәттә андеграунд мәдәниятне генә алга сөрәбез, әмма бу юлы безнең максат бу заманда бергәләшеп җыелып, караоке җырлап, ниндидер өмет уяту иде, шуңа күрә төрле мәдәният яратучылар белән дә уртак тел табарга тырыштык", ди Әхмәтгәрәй.

Казанда инде 16 ел буе уздырылып килгән "Мин татарча сөйләшәм" чарасы быел да 26 апрельдә үтә. Ул кичке сәгать дүрттә Камал театры каршында узар дип көтелә. Быел беренче тапкыр шәһәр түрәләре бу чараны Бауман урамында уздырырга рөхсәт итмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG