Бүген, 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте "Без - татарлар" онлайн платформы ачуын хәбәр итте.
Ул 2018-2021 елларда Татарстан мәчетләрендә оештырылган курслар програмы һәм аларда кулланылган "Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен" уку әсбабы нигезендә эшләнгән диелә.
Вeztatarlar.ru платформын эшләүдә Русия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы Венера Гарипова-Хәсәншина, тарих фәннәре кандидаты Рафилә Гыймазова, педагогика фәннәре кандидаты Светлана Айдарова катнашкан.
"Онлайн чыганак сөйләм телен өйрәнүгә, аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Курс програмында мөселман дини риторикасына һәм ислам терминологиясенә аерым игътибар бирелә", диелә хәбәрдә.
"Без - татарлар" платформының түләүсез онлайн-дәресләрен уку өчен, электрон почта яки социаль челтәрләрдәге аккаунт ярдәмендә теркәлү узарга кирәк. Порталда теркәлгәннән соң, кулланучы фонетика һәм грамматика нигезләре, әңгәмә әдәпләре, гаилә һәм йорт, Ислам этикасы һәм дини бәйрәмнәр темаларына 49 дәресне түләүсез тулысынча үзләштерә алачак.
"Һәркем дәресләрне үзенә уңайлы вакытта һәм теләсә кайсы форматта ала: видео, аудио һәм текст рәвешендә сайлап алу мөмкинлеге каралган" диелә хәбәрдә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!