Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный көрәштәшләре 6000 "сугыш чыгаручы" исемлеген төзегән


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Исемлектә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та бар.

Русиядәге оппозиция сәясәтчесе, төрмәдә утыручы Алексей Навальный көрәштәшләре Русиянең алты меңләп эшлеклесеннән торган исемлек чыгарды, алар бу исемлектәгеләрне "коррупционерлар һәм сугыш чыгаручылар" дип атый. Исемлектә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та бар.

Исемлек Коррупциягә каршы көрәш халыкара фондының күптән түгел эшли башлаган сайтында чыккан. Навальный көрәштәшләре президент Владимир Путин даирәсендәге мөмкин кадәр күбрәк затның чикләүләр исемлекләренә кертергә чакыра.

Исемлек берничә категориягә бүленгән – "Сугышны оештыручылар" (алар арасында Русия президенты һәм Иминлек шурасы әгъзалары), "Пропагандистлар", "Коррупционерлар" (Миңтимер Шәймиев, аның улы Радик, Радикның кызы Камилә, шулай ук Шәймиевнең икенче улы – Айрат бу категориягә кертелгән), "Путинның җәмәгатьчелек алдындагы тарафдарлары", "Югары федераль түрәләр", куәт оешмалары хезмәткәрләре, "Төбәк башлыклары" (Радий Хәбиров белән Рөстәм Миңнеханов кергән), "Сатлык буларак танылган кешеләр", "Сугыш чыгаручылар" дигән категорияләр бар.

Һәр фамилия янында инглиз телендә кыскача тасвирлама язылган.

Шул ук вакытта исемлеккә теге яки бу кешене нинди критерийларга нигезләнеп кертүләре бөтен очракта да аңлашылып бетми. Аерым алганда, "Федераль мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре" дигән исемлектә федераль мәгълүмат чараларында эшләмәүче һәм Украинадагы сугышка каршы чыгучы берничә журналист һәм блогер да бар.

Алексей Навальный – Русиядә экстремист оешма дип тыелган "Коррупциягә каршы көрәш фонды"на нигез салучы. Навальный аның тарафдарлары һәм хокук яклаучылар сәяси дип санаган җинаять эше нигезендә колониядә утыра.

Хәзерге вакытта Навальныйның күпчелек көрәштәшләре чит илдә һәм үз эшчәнлекләрен читтән торып дәвам итәләр. Әле Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы ук алар теге яки бу затларны Көнбатыш илләренең чикләүләр исемлекләренә кертергә тәкъдим итеп исемлекләр төзеде, бу исемлекләрдәге кешеләрнең күпчелек өлеше сугыш башланганнан соң гына санкцияләргә эләкте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG