Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнехановның кайларга очуы, кайларда ял итүе нигә яшерелә


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты сайтында кайвакыт иске хәбәрләр чыгарыла. "Idel.Реалии" тикшерүенә караганда, бу Рөстәм Миңнехановның чынлыкта кайда булуын яшерү өчен эшләнергә мөмкин.

Татарстан президенты сайтында кайвакыт иске хәбәрләр чыгарыла. Моны Рөстәм Миңнехановның чынлыкта кайда булуын яшерү өчен эшлиләр дигән шик бар. Узган елның сентябреннән башлап бу елның сентябренә кадәр Татарстан президенты белән бәйле очкычлар 14 мәртәбә Женевага очкан.

Узган 13 айда Татарстан президенты сайтында чынлыкта элегрәк булган кайбер хәлләр турында берничә "яңалык" чыкты. "Консерва" дип аталган мондый "яңалыклар" еш кына җитәкчеләрнең чынлыкта башка урында булуын яшерү өчен кулланыла. "Idel.Реалии" бу "яңалыкның" да консерва булганлыгын ачыклаган.

2020 елның октябрендә Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиядә булды. Бу сәфәрдә Казандагы Falcon 8X очкычы катнашты. Бу очкыч Татарстан президенты белән бик еш бәйләп карала, Миңнеханов күп очракта эш сәфәрләренә нәкъ менә шушы очкыч белән йөри. Президент сайтында аның 16 һәм 19 октябрьдә Төркиядә эшләве турында хәбәр ителде. Әмма "Idel.Реалии" мәгълүматына күрә, ул бары 16 октябрьдә генә эшләгән. Башка көннәрдә президент сайтында аның ни эшләве турында бернинди дә хәбәр чыкмады, Миңнеханов ул көннәрдә ял иткән булырга мөмкин, һәм ул Казанга 25 октябрьдә генә кайтты.

20 февральдә Миңнеханов эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә китте. Икенче көнне ул анда төрле очрашуларда катнашты һәм шул ук көнне кайта ала иде. Әмма Falcon 8X очышына караганда, ул 23 февральдә генә кайткан. Шул ук вакытта, президент сайтындагы "яңалыкларга" караганда, 22 февральдә Миңнеханов янәсе М12 трассасы турында киңәшмә уздырган (чынлыкта ул 12 февральдә узган), ә 23 февральдә көне буе Казандагы Суворов училищесында булып, анда укучыларны котлаган ("Idel.Реалии" тикшерүенә караганда, чынлыкта Суворов училищесындагы ул очрашу 18 февральдә узган).

2021 елның 9 мартында Falcon 8X Казаннан Женевага килә. Президентның эш көннәрдә аның ни эшләве турында яңалыклар көн саен чыкса да, бу көнне бернинди хәбәр чыкмады. Очкыч Швейцариядән 11 мартта гына кайткан, һәм шул ук көнне Миңнеханов рәсми рәвештә ялга китте. Шунсы кызык, 10 мартта, әле очкыч Женевада булган чакта, Миңнехановның Чаллыдагы архивның яңа бинасында булуы турында хәбәр чыккан. Президент сайтындагы фотоларның метадаталарын караганда, Миңнехановның чынлыкта анда өч ай элек, Чаллыга рәсми сәфәре вакытында төшерелгәнлеге ачыклана.

Ә Татарстан медиалары (рәсмән хакимият контролендә булмаганнары да) бу "яңалыкны" чынлыкта булган көне белән түгел, ә президент сайтындагы көн белән чыгарган.

"Idel.Реалии" 2020 елның сентябрь башыннан 2021 елның сентябрь ахырына кадәр 13 айдагы һәр көнне бизнес очкычларның (Mitsubishi Challenger 850, Falcon 7X һәм Falcon 8X) кая очуын тикшереп, аларның Миңнеханов сәфәрләре белән туры килүен ачыклаган. Бу очкычларның өчесе дә Татарстан президенты белән бәйләп карала. Аларның икесе — Falcon 7X һәм Falcon 8X — рәсми документларга караганда, Татнефть очкычлары. Ә өченче очкыч — Mitsubishi Challenger 850 — Татарстанның Русия думасындагы элекке депутаты, "Нәфисә" хуҗаларының берсе Ирек Богуславский белән бәйле була ала.

Рөстәм Миңнехановның бик еш кыйбатлы ялларга очулары, гел Женевада булуы һәм эш сәфәрләре турында тикшерү язмалары чыкканнан соң очышларны күзәтүче барлык сайтларда да диярле бу очкычлар турында мәгълүмат яшерелә. Әмма "Idel.Реалии" бу мәгълүматны әле дә күрсәтүче бер сайтны тапкан.

"Idel.Реалии" шуны тикшереп, ял көннәрендә яки Рөстәм Миңнехановның рәсми ялы вакытында Falcon 8X очкычының кимендә алты мәртәбә Кырымга очуын ачыклаган. Бу — президент рәсми сәфәрләре өчен иң еш куллана торган очкыч.

Бу очкычлар төрле якларга — Швейцариядәге Женева һәм Цюрихка (14 һәм 3 мәртәбә), Дубайга (12 мәртәбә), Кырымга (11 мәртәбә), Төркиягә (6 мәртәбә), Нур-Солтанга (4 мәртәбә), Валенсиягә (3 мәртәбә), Мальдив утрауларына (2 мәртәбә), Төрекмәнстанга (2 мәртәбә), Барселона, Мюнхен, Марсель, Амстердам, Лондон, Брюссель, Вильнюс, Будапешт, Неаполь, Ереван, Босния, Үзбәкстанга һәм тагын Русиянең 11 шәһәренә очкан.

Тикшерелгән 13 айда Миңнехановның Мәскәүгә 26 сәфәренең барысы да әлеге очкычлар очышы белән туры килә. Falcon 8X — иң еш туры килгәне, калган очкычлар башка Мәскәү сәфәрләренә туры килә. Миңнехановның Русиядәге өч рәсми сәфәре һәм сигез чит ил сәфәрендә дә шундый ук нәрсә күзәтелә.

Рөстәм Миңнехановның һәм аның гаиләсенең Женевага эш очкычы белән еш очуы анда аның оныгы Адриана Элвира Миңнеханова яшәве белән аңлатыла ала. Ул — 2013 елның 17 ноябрендә Казандагы очкыч казасында һәлак булган Ирек Миңнехановның кызы. Татарстан президентының хатыны Гөлсинә, балдызы Венера Гафарова һәм башка туганнары Женевада еш була. Миңнехановның туганы Зөһрә Гафарова Татарстан президентының күп кенә туганнарының һәм оныгы Адриана Элвираның хосусый очкычлардагы очышлары фотоларын һәм башка мәгълүматны Instagram-га чыгарып килә.

Очкычлар Дубайда да еш була. Анда Миңнехановларның 222 дүрткел метрлы фатиры бар иде. Ул президент гаиләсенә уллары Ирек Миңнеханов үлеменнән соң калды. Ел саен диярлек Миңнеханов декабрь ахырында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәренә оча һәм анда тагын берничә көн була. Монсын инде былтыр Навальныйның Казандагы штабы (Русиядә экстремистик оешма буларак тыелган) ачыклаган иде.

"Idel.Реалии"ның тулы хисабын монда укый аласыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG