Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президентының кунак йортын һәм дачаларын сатып сирәк авырулы балаларны дәвалауны таләп итәләр


Навальныйның Казандагы штабы хисабындагы фото
Навальныйның Казандагы штабы хисабындагы фото

Навальныйның Казандагы штабы Татарстан президентының дәүләт башлыкларын кабул итә торган сараен һәм ике дачасын тәэмин итеп тору елына 140 миллион сумга төшә дип белдерә.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексен Навальныйның Казандагы штабы активистлары Татарстан президентының кунаклар кабул итә торган йортын һәм ике дачасын сатуны таләп итә. Бу акча сирәк авырулы балаларны дәвалауга тотылырга тиеш дип белдерә алар. Интернетта әлеге таләп куелган петиция чыкты.

Авторлар Рөстәм Миңнехановның Президент кунак йорты һәм Боровое Матюшинода, Кама Тамагында ике дәүләт дачасы булуын искәртә. Аларны ел дәвамында карап тоту бюджетка 140 миллион сумга төшә, ул елдан-ел кыйбатлана диелә петициядә.

Кунак йорты һәм дачаларның биналары һәм җирләре ике миллиард сум тора дип исәпләп чыгарган штаб әгъзалары.

"Боларга Татарстан түрәләренең акчасы бер кыенлыксыз табыла. Ә арка мускуллары зәгыйфьләнү (спинальная мышечная атрофия), муковисцидоз һзм башка сирәк авырулы балаларга акча кирәк булганда акча юк дип кенә җавап бирәләр. Ата-аналар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була, ләкин эшне ота алсалар да, түрәләр мәхкәмә карарын үтәмәс өчен барысын да эшли. Дәвалауны башлау озакка сузыла, бу аның нәтиҗәлелеген киметә һәм үлемгә китерергә мөмкин дип яза активистлар.

Бүген дөнья күргән петицияне яңалык язылган мәлгә 130 меңнән артык кеше хуплаган иде.

Навальныйның Казандагы штабы Татарстан президенты кунак йорты һәм дачалары турында тикшеренү нәтиҗәләрен чыгарды, анда дәүләт сатып алуларына сылтамалар китереп, бу корылмаларга хезмәт күрсәтү ничә сум торганы языла. Активистлар мондый күчемсез милекне тәэмин итеп тору республика бюджетына артык кыйбатка төшә дип саный.

"Татарстанга дәүләт башлыклары сирәк килә. Килсәләр дә, монда бер-ике көнгә калырга уйласалар, аларга отельның бер катын алып, сак кую бөтен бер резиденцияне ел буе тотуга караганда арзангарак төшәчәк. Ә түбәнрәк дәрәҗәдәге түрәләр гади номерларда яшәсә дә, бик таман, моның өчен махсус купшы йортлар төзү кирәкми", дип белдерә активистлар.

Декабрь башында Навальныйның Уфадагы штабы Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров өчен дәүләт дачалары тоту елына 96 миллион сумга төшә дип исәпләп чыгарган иде.

13 сентябрьдә Татарстанда президент сайлау алдыннан Навальный штабы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләсенең 3,5 миллиард сумлык күчемсез милеге турында видео чыгарды.

Соңрак Навальный тарафдарлары Миңнеханов гаиләсенең Татарстан сәламәтлек саклау системы өчен сатып алулардан файда күрүе турында, ә президент хатыны Гөлсинә Миңнеханованың 77 миллион сумлык бизәнү әйбере булуы турында да видеолар чыгарды.

XS
SM
MD
LG