Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәдәни мирас комитеты: Казанда Ак мәчеткә куркыныч яный


Мәчет диварында ярыклар барлыкка килгән.

Казанның Яңа татар бистәсендә урнашкан Ак мәчеткә куркыныч яный. Бу хакта 27 апрельдә Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайты хәбәр итә.

Мәчеткә зыянны юл төзүчеләр китергән диелә. Эшчеләр мәчет бинасы буенда торган бетон киртәләрне салдырып, аны гыйбадәтханә диварына терәтеп куйган.

"Бу болай да авария хәлендә булган объектка көч килүне арттырган. Комитетның хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә кирпеч диварда ярыклар барлыкка килүе ачыкланган. Моннан тыш, мәчет биләмәсендә төзелеш чүп-чары җыелып барган", диелә комитет сайтында.

Әлеге юл төзелешен "Волгадорстрой" җәмгыяте алып бара диелә. Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Ак мәчет – 1801-1805 елларда Казанның Яңа бистәсендә төзелә. Бина урта гасыр болгар, татар халык архитектурасы, классицизм архитектурасы элементлары кулланып салынган. Ул Кызыл Татарстан урамы 20нче йорт адресында урнашкан.

Совет хакимияте 1929 елда мәчетне яба. 1930 елда мәчет манарасы сүтеп алына. Заманында монда мәктәп, аннан мех берләшмәсенең цехлары була.

Өч ел элек бер төркем татар яшьләре Казанның Яңа бистәсендә урнашкан ташландык хәлдәге Ак мәчеткә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан ифтар оештырган иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG