Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре Ак мәчеткә игътибар җәлеп итү өчен ифтар оештырды


Ак мәчет
Ак мәчет

27 май бер төркем татар яшьләре Казанның Яңа бистәсендә урнашкан ташландык хәлдәге Ак мәчеткә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан ифтар оештырды.

Казанның Яңа бистәсендәге Кызыл Татарстан урамы 20нче йортта урнашкан мәчетнең түбәсе яшел калай белән ябылган. Тәрәзәләре калай белән капланган. Диварлары урыны-урыны белән ярылып ишелә башлаган.

Әйләнә тирәсе биек койма белән әйләндереп алынган булса да, бер урыннан ишегалдына узып була. Ишегалдын исә эреле-ваклы агач, кычыткан баскан. Күп кенә җирдә хәмер шешәләре һәм төрле чүп-чар аунап ята, сәрхүшләргә күңел ачарга тыныч урын булган, күрәсең.

Мәчет ишегалды
Мәчет ишегалды

Мәчет диварлары электән яшел төстә булган, күп кенә урында яшел буяу әле дә купмаган.

Мәчетнең ишегалдында узган ифтарда 15ләп кеше катнашты. Килүчеләр мәчет язмышына битараф булмауларын, бу мәчетне ничек тә сафка бастырырга кирәк дигән фикерләрен әйтте. Кемдер эшне берәр фонд оештырудан, кемдер башта шушы ишегалдында өмә ясап, аны чүп-чардан арындырудан башлап җибәрергә кирәк диде.

Татар яшьләре Ак мәчеткә игътибар җәлеп итү өчен ифтар оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:43 0:00

Ифтарны оештырган "Төрки караш" газеты баш мөхәррире Наил Нәбиуллин Азатлыкка Ак мәчетнең кыскача тарихын сөйләп бирде.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

"Казанда 80нән артык мәчет булуга карамастан, тарихи мәчетләр бармак белән генә санарлык. Шушы тарихи мәчетләрнең берсе – Ак мәчет. Аның тарихы 1740нчы елларда башлана. Башта агач мәчет төзелә. Аннан 1801 елда, тарихчылар сүзләренчә, Ракый бай дигән кеше монда таш мәчет төзи. Заманында ул Казанда 11нче җәмигъ мәчет була.

Совет хакимияте килгәч, 1929 елда бу мәчет ябыла. 1930 елда мәчет манарасы сүтеп алына. Заманында монда мәктәп, аннан мех берләшмәсенең цехлары була.

Бу тарихи мәчет бүген ташландык хәлдә. Ак мәчетне милләтебезгә 2014 елда кайтарган булсалар да, ул вакыттан бирле бары тик түбәсе генә ябылган килеш тора, башка төзекләндерү эшләре алып барылмый", диде Наил Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, татар яшьләре моның белән риза түгел, мәчетне торгызу, сафка бастыру кирәк. Әлеге максаттан Рамазан аенда беренче чара итеп без аның ишегалдында ифтар оештырдык һәм матбугат чаралары аша халкыбызның игътибарын бу мәчетккә җәлеп итмәкче булабыз. Алга таба президентыбызга да хатлар язып имзалар җыеп бу мәчетне аякка бастыру кирәк дип саныйбыз, дип җиткерде “Төрки караш” газеты баш мөхәррире.

Ак мәчетне дә Арча казармалары бинасы язмышы көтмәсен

Наил Нәбиуллин Татарстанда бүгенге көндә тарихи һәм мәдәни биналарны кайтару бик актуаль булып кала ди. Әле бу көннәрдә генә "Арча казармаларын" җимерделәр, хәзер алар юк. Шушы хәлгә калмас өчен, Ак мәчетне коткару өчен барлык чараларга мөрәҗәгать итү кирәк, ди ул.

"Безнең бу мәчетне югалтасыбыз килми. Башта Татарстан президентына мөрәҗәгать итеп карарга кирәк. Шул ук вакытта Татарстан диния нәзарәте аша берәр фонд булдырып, халкыбыздан акча җыеп, бу эшләрне үз кулыбызга алу кирәктер", ди ул.

Ифтарда катнашкан тарихчы Илнар Гарифуллин, Казанда яңа мәчетләр төзелеп торса да, тарихи мәчетләргә игътибар җитеп бетми, моның ике төп сәбәбе бар дип саный.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

"Беренчедән, Татарстанда мондый мәчетләрне торгызу өчен комплекслы програм юк. Икенчедән, бу мәчет шәһәрнең сәнәгать биналары булган җирлегендә урнашкан һәм аның мәхәлләсе юк. Мәхәллә булмагач мәчетне торгызу белән шөгыльләнүчеләр дә күренми. Шуңа күрә бу очракта Татарстан хөкүмәте һәм нәзарәт бу мәчетне кайтару эшен үз өстенә алырга тиеш. Чөнки монда нәкъ менә тарихи моментлар бар", ди Гарифуллин.

Аның сүзләренчә, Яңа бистә, Ак мәчеткә кагылышлы чараларны ешрак уздырырга, халыкка тарихи хәтерен кайтарырга кирәк.

Халыкка тарихи хәтерен кайтарсак, мәчетне торгызу җиңелрәк булыр

"Халыкка тарихи хәтерен кайтарсак, бу мәчетне торгызу проблемы җиңелрәк чишелер иде. Хәзер Яңа бистәгә игътибар җитми. Беренчедән, халыкта мәгълүмат юк. Икенчедән, элек завод булган. Хәзер ул юк. Бу территория буш, кеше яшәми. Икътисади проблемнар бар.

Яңа бистәнең киләчәге булса, мәчет торгызылачак. Алдагы елларда бистәнең киләчәге чишелми икән, мәчетне торгызу бик авыр булачак", ди тарихчы.

Гарифуллин мәчет язмышын үзгәртә алган тагын бер мөмкинлекне дә искә алды.

Миңнехановның бер экскурсиясе Ак мәчеткә игътибар арттырыр иде

"Әгәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнне бу бистәгә экскурсия оештырса, Яңа бистәгә дә, Ак мәчеткә дә игътибар артыр иде. Бәлки акчасы да, эшләүчеләр дә табылыр иде. Монда җәмәгатьчелек һәм хакимиятнең хезмәттәшлеге кирәк. Яңа бистә ташландык җиргә әйләнергә тиеш түгел", ди Гарифуллин.

Ифтар чарасы мәчет алдында Татарстан байрагын тотып истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG