Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Русия гамәлләрен украин халкы геноциды дип таныды


Украина президенты Владимир Зеленский видео элемтә аша Канада парламентында чыгыш яссый, 15 март 2022 ел
Украина президенты Владимир Зеленский видео элемтә аша Канада парламентында чыгыш яссый, 15 март 2022 ел

Резолюциядә әйтелгәнчә, сугыш барышында Русия "киңкүләм ерткычлыклар" кылган һәм "Украинаның тыныч халкын махсус системлы рәвештә үтергән".

Канада Вәкилләр пулаты Русия гамәлләрен бертавыштан украин халкы геноциды дип таныган, бу хакта La Presse хәбәр итә.

Резолюциядә әйтелгәнчә, сугыш барышында Русия "киңкүләм ерткычлыклар" кылган һәм "Украинаның тыныч халкын махсус системлы рәвештә үтергән".

Депутат һәм документ авторы Хизер Макферсон белдерүенчә, Русия гамәлләрен геноцид дип тану – беренче адым. Ул хөкүмәтне Русиягә каршы чикләүләрне кырыслатырга һәм Украинага һуманитар ярдәм күләмен арттырырга чакырган.

"Безгә тикшерү үткәрү, бу геноцид артында торучыларны җаваплылыкка тарту өчен кирәкле барлык инструментлары һәм ресурслары булуына инану өчен, Халыкара җинаять мәхкәмәсен финансларга кирәк", дип белдергән Макферсон.

13 апрельдә АКШ президенты Джо Байден Украинада урыс гаскәрләре тыныч халыкка каршы кылган җинаятьләрне беренче тапкыр геноцид дип атады. Ул Русиянең украин халкына геноцид кылу-кылмавы турындагы карарны юристлар чыгарыр, әмма минем фикеремчә, бу – геноцид, диде.

14 апрельдә Украина Югары радасы кабул иткән карарда Русия сәяси һәм хәрби җитәкчелегенең, урыс гаскәренең гамәлләре украин халкы геноциды дип танылган.

Шулай ук карар Раданың БМОга, Европа шурасы парламент ассамблеясенә, Европарламентка, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы парламент ассамблеясенә, чит ил дәүләтләре хөкүмәтләренә һәм парламентларына Русия гаскәрләренең Украинадагы гамәлләрен украин халкы геноциды дип тануга кагылышлы мөрәҗәгатьләр җибәрүне күз уңында тота.

21 апрельдә Эстония һәм Латвия Русиянең Украинадагы гамәлләрен геноцид дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG