Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада Татарстан депутаты Русия һәм Путин турында тискәре фикер белдергән артистларны "ят агент" дип танырга чакырды


Елена Ямпольская
Елена Ямпольская

Чит ил йогынтысында булган кешеләр әлеге исемлектә торырга тиеш дип саный депутат.

Русия һәм Путин турында тискәре фикер белдергән артистларны "ят агент" дип танырга чакырдылар. Әлеге тәкъдим белән Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган депутат, мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская чыкты.

"Чит ил йогынтысында булучы кешеләр реестрга кертелергә тиеш. Минемчә, бу исемлеккә ике ватандашлыгы булган, даими рәвештә башка илдә яшәгән, митингларда чыгыш ясаган кешеләрне кертергә мөмкин. Мин аларга безнең илдә иҗат белән шөгыльләнүне тыяр идем", дигән ул.

Аның сүзләренчә, сүз "еллар буе явызларча Русия, президент, халык турында нәфрәтле фикерләр белдерүчеләр" турында бара. Шул ук вакытта Ямпольская моны үзенең шәхси фикере генә булуын әйткән.

Моңа кадәр Татарстаннан сайланган депутат Украинадагы сугышны хупламаган язучыларның китапларын кибетләрдә сатылуына ризасызлык белдергән иде.

Русиядә "ят агентлар" турындагы канун кырысланырга мөмкин. Яңа канун өлгесендә әгәр эшчәнлеге сәяси дип табылса, чит илдән финанслау алмасалар да, затларны һәм сәүдәгә корылган оешмаларны ят агент дип танырга тәкъдим ителә.

Елена Ямпольская – Татарстан президенты институтын юк итүче канунны яклап тавыш биргән депутатларның берсе булды. Әлеге исемлеккә республикадан сайланган 6 депутат керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG