Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстаннан хаҗга баручылар саны 55 процентка киметелде


2021 елда хаҗ кылучылар
2021 елда хаҗ кылучылар

Хаҗга 990 мөселман бара алмаячак.

Быел Татарстаннан хаҗга 810 кешегә генә барырга рөхсәт ителәчәк. Бу планлаштырылганнан ике тапкырга кимрәк. Әлеге саннар бүген, 29 апрельдә, Русия хөкүмәтенең дини берләшмәләр мәсьәләләре комиссиясе утырышында әйтелде.

Яңа үзгәрешләр Согуд Гарәбстанының хаҗ тәртипләренә төзәтмәләр кертүе белән бәйле. 2022 елның хаҗ квоталары якынча 45% киметү коэффициенты белән бүленде. Быел Согуд Гарәбстаны 1 млн кешене генә кабул итәчәк.

Моңа кадәр Татарстаннан 1 800 кеше хаҗга бара ала иде. Шулай итеп, яңа үзгәрешләрдән соң Мәккәгә барырга теләгән 990 мөселман юлламасын куллана алмаячак.

Соңгы ике елда Русия мөселманнары коронавирус сәбәпле хаҗга бара алмады. Бу Русиядәге вакцинаның танылмавы белән бәйле булды. Узган ел азагында Согуд Гарәбстаны "Спутник V" ясатканнарга хаҗ кылуны рөхсәт итте.

2019 елда Русиядән 25 мең кеше хаҗ кылган иде. Быел аларның саны 11 318 кешегә калачак. Иң күп урын Дагыстан (4 650), Чечня (1 320) мөселманнарына бирелгән. Башкортстанга 300 квота гына бүленгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG