Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны "Спутник V" ясатканнарга хаҗ кылуны рөхсәт итте


Мөселманнар ара калдырып гыйбәдәт кыла
Мөселманнар ара калдырып гыйбәдәт кыла

Бу рөхсәт илнең хакимиятләренә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать иткәннән соң бирелде.

Согуд Гарәбстаны хакимиятләре гыйнвардан "Спутник V"нең ике дозасын да ясатканнарга илгә кыска вакытка килүне рөхсәт итте, бу рөхсәт, шул исәптән, гомрә һәм хаҗ кылу өчен дә бирелә.

Русиянең туры инвестицияләр фонды искәртүенчә, "Спутник V" ясатканнар, килгәннән соң, 48 сәгать карантинда булырга һәм ПЦР-тест бирергә тиеш.

Алданрак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ил хакимиятләреннән коронавирустан "Спутник V" белән вакциналанган русияләргә хаҗ кылырга рөхсәт итүләрен сораган иде.

"Русиядә эшләнелүче "Спутник V" вакцинасы әйбәт. Әлегә ул Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында теркәлмәгән, әмма процесс бара. Әмма без вакциналанган Русия хаҗиларын кертүләре турында алдан ук килешергә телибез", дигән иде Миңнеханов. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте язды.

Согуд Гарәбстаны хакимиятләре аның үтенечен карарга вәгъдә итте.

2020 елның февралендә Согуд Гарәбстаны коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылуны вакытлыча тыйган иде. Бары Согуд Гарәбстанында яшәүчеләргә генә андый рөхсәт бирелде.

Май аенда Согуд Гарәбстаны хакимияте быел хаҗ кылучыларга коронавирустан вакцина ясату шартын куйды һәм ул вакцина Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан расланган булырга тиеш, дип белдерде. Ә бу оешма Русиянең "Спутник V" вакцинасын әле расламады. Бүгенгә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Pfizer-BioNTech (Германия), AstraZeneca (Британия), Johnson&Johnson (АКШ), Moderna (АКШ) вакциналарын гына раслады.

Октябрь ахырында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Русиянең коронавируска каршы "Спутник V" вакцинасын хуплау эшен дәвам итүен белдерде.

Шулай да, белгечләр вакцинаның ел ахырына кадәр хуплануына шик белән карый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG