Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согудтагы татарлар Миңнехановтан туры очышлар һәм татарча онлайн мәктәп сорады


Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанындагы татар диаспорасы вәкилләре белән очраша, Җиддә, 24 ноябрь 2021
Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанындагы татар диаспорасы вәкилләре белән очраша, Җиддә, 24 ноябрь 2021

"Русия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеме утырышына Җиддә шәһәренә килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны "Беренче басма Коръән шәһәре" дип атарга тәкъдим итте. Утырыштан соң ул Согуд Гарәбстанындагы татар диаспорасы вәкилләре белән дә очрашты. Татарлар аннан Казан белән ике арада туры очышлар булдыруны, татарча онлайн мәктәп сорады. Мәккә студентлары татарстанлыларга гарәп телен өйрәтү өчен онлайн курслар оештыру теләге барлыгын әйттеләр.

Согуд Гарәбстаны белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең гасырдан артык тарихы бар. Инкыйлабка кадәр үк татарлар Согуд Гарәбстаны җирләрендәге вакыфлы милек ияләре булган, ягъни татар сәүдәгәрләре шул җирләрдә хәйрия эшләре белән шөгыльләнеп, "Казан мәчете", "Казан мәдрәсәсе", сәүдә рәтләре, тауар саклау складлары ачкан. Татарлар салган вакыфлы милекләрдә хаҗилар, укырга килүче шәкертләр, мохтаҗ кешеләр вакытлыча яшәп торган. Мәккәдә, Мәдинәдә татар сәүдәгәрләре дә яшәгән.

Рөстәм Миңнеханов Русия президенты кушуы белән җиденче ел рәттән "Русия – ислам дөньясы" стратегик караш төркемен җитәкли. 24 ноябрьдә Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә әлеге төркемнең еллык пленар утырышы узды. Аңа кадәр соңгы утырыш Уфада 2019 елның ноябрендә үткән иде. Ул утырышларда гадәттә Русиянең ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлеге турында сөйләшенә: динара мөнәсәбәтләр, үзара тыныч-тату яшәү, терроризмга каршы көрәш, әлбәттә, сәүдә-икътисад проблемнары хакында да сөйләшәләр.

Пленар утырышта катнашучылар
Пленар утырышта катнашучылар

Татарстан делегациясе Җиддәгә 23 ноябрьдә үк килде. Рөстәм Миңнеханов белән бергә утырышта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл да катнаша. Делегациядә Дөнья татар конгрессы җитәкчесе Васил Шәйхрахиев та бар. Төркем эшендә шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) җитәкчесе Хөсәен Ибраһим Таха, Согуд Гарәбстанының тышкы эшләре министры урынбасары Вәлид бин Абдул Кәрим, Русиянең башка төбәкләре җитәкчеләре, дипломатлар, фәнни һәм дини даирәләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә катнаша.

Быелгы утырыш ачылышында Миңнеханов Путинның сәламәләү сүзләрен җиткереп, Русиянең ислам дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәүгә зур игътибар бирүе, бердәм рәвештә гадел демократик җәмгыять төзергә омтылулары турында әйтте. Путинның ул сәламәләү телеграмы Кремль сайтында да басылды.

Миңнеханов үзенең чыгышында Казан шәһәрен "Беренче басма Коръән шәһәре" дип танырга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, Коръәнне күпләп бастыруның беренче очрагы 1803 елда нәкъ менә Казанда булган.

Согуд Гарәбстанындагы татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу
Согуд Гарәбстанындагы татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу

Әлеге утырыштан соң Миңнеханов "Согуд Гарәбстанындагы татар диаспорасы" оешмасы вәкилләре белән очрашты. Шул хакта әлеге оешманы оештыручы Алия Ихсанова белән сөйләштек.

Алия әйтүенчә, бүген Согуд Гарәбстанында 100гә якын татар яши. Аларның күбесе бирегә дини белем алырга яки эшкә дип килгән. Гарәпләргә кияүгә чыгып килүче татар кызлары да бар. Алар илнең төрле почмакларыннан Миңнеханов белән очрашуга дип Җиддәгә махсус килгәннәр.

Алия Ихсанова
Алия Ихсанова

— Ил бик зур, безнең диаспора төркеменә бүген илнең көнчыгышында һәм үзәк өлешендә яшәүче татарлар кергән, биредә барлыгы 35 татар исәпләнә. Моннан тыш, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүче татар-мөселман шәкертләренең үз төркеме дә бар. Менә шушы ике төркемне алсак, бүген Согуд Гарәбстанында, балаларны да исәпләп, 100гә якын татар яши. Элек татарлар саны күбрәк иде, әмма пандемия сәбәпле укулар дистанцион форматка күчте, шуңа күп студентларның гаиләләре өенә кайтып китте. Бу очрашуга без төрле шәһәрләрдән җыелдык. Әл-Һубар, Әл-Җүбәйл, Дәһран, Әр-Рияд, Мәккә, Мәдинәдән килүчеләр бар иде. Очрашу Җиддәдә узды. Безнең торган шәһәребездән Җиддәгә кадәр 12 сәгатьлек юл. Без аны балалар белән бергә 4 көн килдек. Беренчедән, бу безгә кечкенә генә сәяхәт булды, икенчедән, ирем Гомрә хаҗы кылды, - ди Алия.

— Очрашу озак бардымы? Ни өчен Рөстәм Миңнеханов татарлар белән очрашырга булган?

— Татарлар белән очрашу Татар конгрессы җитәкчесе Васил Шәйхразиев инициативасы белән оештырылган, Рөстәм Миңнеханов үзе Согуд Гарәбстанында моның кадәр татар яшәвен белмәгән дә. Үзе шулай дип сөйләде. Бу очрашу бер сәгать чамасы барды, аны Васил Шәйхразиев алып барды. Башта Русиянең Согуд Гарәбстанындагы илчесе Сергей Козлов Татарстанның Русиядәге урыны, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең уникальлеге, моңарчы мондый мөнәсәбәтләрнең булмавы турында сөйләп алды. Аннары Рөстәм Миңнеханов нинди эшләр белән килүен кыскача шәрехләгәч, үзе белән рәхәтләнеп татарча сөйләштек. Очрашуда берничә татар үзе турында сөйләде, сорауларыбызны бирдек.

Татарстан президентына сорау-тәкъдимнәр
Татарстан президентына сорау-тәкъдимнәр

— Нинди сораулар куелды?

— Беренчедән, Казан белән Согуд Гарәбстаны арасында туры очышлар юк, бу бик зур проблем тудыра. Мәккә студентлары татарстанлылар өчен онлайн рәвештә гарәп теле курслары ачарга теләүләрен әйтте. Бирегә эшкә килүчеләр, виза, импорт, экспорт мәсьәләсендә ярдәм кирәклеген әйтте. Мәсәлән, Русиядән Согуд Гарәбстанына тауар китергәндә, чыгымнарны каплаучы махсус субсидияләр, програмнар бар. Ә кире якка тауар җибәргәндә бу бик кыйммәткә төшә. Хәтта әти-әниеңә, туганнарыңа бүләк салам дисәң дә, ул бик кыйммәт. Мин үзем аттестат бирелә торган татарча онлайн мәктәп булдыруны сорадым. Белүемчә, әгәр Русия балалары өйдән торып укый икән, ә без балаларны шулай укытырга җыенабыз, аннары гадәти мәктәпкә күчәргә теләсәң, анда документлы рәвештә татар телең дә булырга тиеш. Миңа очрашуда документың булмаса да ярый, диделәр. Дөресен генә әйткәндә, бу безнең өчен проблем да түгел, без репетитор да ялларга әзер. Тик татарча онлайн мәктәбе булса, әле шуның нигезендә документ та бирелсә, бик яхшы булыр иде.

— Миңнеханов боларны булдыруга ярдәм итә аламы? Гомумән, бу очрашуны файдалы булды дип саныйсызмы?

— Ул һәр сорауга игътибарлы карады, кайсы мәсьәләдә кем белән элемтәгә чыгасын әйтеп, аларның сылтамаларын, контактларын бирде. Миңа калса, очрашу бик файдалы булды. Бу очрашудан тыш, без җирле татарлар белән дә бер-беребезне күрдек, таныштык, берләштек. Ахырдан президент янына аерым барып сөйләшүчеләр дә булды, ул безгә тулаем ачык иде.

Күмәк фото
Күмәк фото

— Алия, Согуд Гарәбстанында балаларны татарча тәрбияләү өчен шартлар бармы?

— Без монда 2020 елның гыйнварында күчеп килдек, ә март аенда пандемия башланды. Шунда татарча онлайн чаралар артты. Татарча спектакльләрне онлайн рәвештә рәхәтләнеп карадык. Балалар белән гаиләдә гел татарча сөйләшәбез. Татарстанга кайткан саен татарча китаплар, уеннар, уку әсбаплары алып киләбез. Әби-бабайлар, туганнар белән дә видео аша гел элемтәдә торабыз, анда да аралашу теле – татарча. Татарстан ягыннан читтәге татарлар өчен дә шактый шартлар тудырыла, мәсәлән, балалар өчен татарча канал карыйбыз, татарча интернет-радио тыңлыйбыз. Киләчәктә балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту өчен онлайн репетитор ялларга планлаштырабыз, әлегә аларга 3 һәм 5 яшь кенә. Бәлки, татар теле буенча онлайн мәктәп барлыкка килмәсме? (Андый онлайн мәктәпләр белән Азатлык та таныштырып килә - ред.) Безнең кебек татарларга бик яхшы булыр иде. Без татар диаспорасын да балаларыбызны киләчәктә татарча тәрбияләү, татарлар белән очрашып тору өчен булдырдык, - ди Алия.

Әлеге сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов Гомрә хаҗы кылырга да планлаштыра.

Русия 2005 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче буларак кертелде. 2006 елда Русия һәм ислам дәүләтләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерү максатыннан "Русия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеме төзелде. Төркем утырышлары Мәскәү, Уфа, Казан, Истанбул, Күвәйт, Җиддә шәһәрләрендә үтте. Бүген төркемгә 27 мөселман иленнән 33 дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе керә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG