Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монреаль татарлары онлайн татар теле дәресләре башлап җибәрде


Монреаль Сабантуенда балалар
Монреаль Сабантуенда балалар

Якшәмбе саен Zoom видео програмы аша Казаннан татар теле укытучысы Төньяк Америкада яшәүче татарлар өчен татар теле дәресләре алып бара. Әлеге ысул белән Монреаль, Торонто, Колумбус, Вашингтон һәм башка урыннардан балалар туган телне өйрәнә.

Монреаль татар җәмгыяте активистлары туган телне өйрәтү мәсьәләсенә заманча чишелеш уйлап тапкан. Җирле милли оешма җитәкчеләре Марат һәм Алимә Сәләхетдиновлар татар телен өйрәнергә теләгән Канада һәм АКШ татар балалары өчен онлайн татар теле дәресләре башлап җибәргән.

Инде берничә атна якшәмбе саен Zoom видео програмы аша Казаннан татар теле укытучысы интернетка тоташа. Билгеләнгән вакытта Монреаль, Торонто, Колумбус, Вашингтон һәм башка урыннардан малайлар-кызлар аның белән элемтәгә чыга.

"Үзебез балаларга татар телен камилләштерү максатында башлаган дәресләргә башка татар гаиләләрендә дә ихтыяҗ зур булып чыкты. 5 яшьтән алып 16га кадәр барлыгы 15ләп бала укырга теләк белдерде. Аларны яшенә һәм татар телен нинди дәрәҗәдә белүгә карап дүрт төркемгә бүлдек" дип сөйләде Азатлыкка Алимә Сәләхетдинова.

Онлайн дәресләргә татар һәм инглиз теле белгечлеге алган, заманча технологияләрне белүче яшь укытучыны яллаганнар. Иң кечкенәләр сөйләшергә өйрәнсә, татарча шигырьләр ятласа, зурраклар татар гореф-гадәтләре, композиторлар, язучылар турында белем туплый.

Татарча бөтенләй белмәгән балалар башкалардан аерым укый, алар туган телне чит тел буларак өйрәнә. Европадагы татар балалары да кушылырга мөмкин, вакыт аермасы зур, шуңа күрә ике укытучы җәлеп итүне планлаштырабыз ди оештыручылар.

"Бу мәктәпне, татар телен өйрәтү белән бергә, балалар башка татар гаиләләрендәге малайлар-кызларны белсен һәм аралашсын өчен дә оештырдык. Алар бәйрәмнәрдә танышкач бер-берсен искә ала, аралашырга тели", дип сөйли Алимә.

Ул ире Марат белән мәктәп өчен интернет сәхифәсе дә әзерли, социаль челтәрләрдә мәктәпнең эше белән таныштыра, балаларына татарча өйрәтергә теләгән чит илдәге башка мөһаҗирләрне дә онлайн дәресләргә кушылырга чакыра. Киләчәктә дәресләр түләүле булачак, җыелган акча татар теле укытучыларына эш хакы өчен тотылачак, дип аңлатты Монреаль татар җәмгыяте җитәкчеләренең берсе Алимә Сәләхетдинова.

Онлайн татар мәктәбе Монреаль татар җәмгыятенең яңа проекты, моңарчы алар Канада-Америка татар хоккейчылары ярышларын үткәрү, активистлар белән бергә "Беренче театр" әсәрен сәхнәләштерү, Сәләт-Монреаль аланын уздыру һәм башка проектлары белән танылды.

XS
SM
MD
LG