Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монреаль татарлары "Беренче театр"ны уйнады


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар театр түгәрәге оештырып, татар классигы Галиәсгар Камалның "Беренче театр" тамашасын күрсәтте.

Театр кичәсе Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән башланып киткән. Алисә Абдуллина башкаруындагы бу җырга бөтен зал кушылып җырлаган, күпләрнең күзләрендә яшь булган. Чара Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәлахетдинова әзерләгән татар театры тарихы турында презентация белән дәвам иткән. Алимә кунакларны Сәхибҗамал Гыйзәтуллина-Волжская, Габдулла Кариев кебек күренекле шәхесләр, "Шимбә" клубы, "Сәйяр" труппалары белән таныштырып узган, Тукайның театр турында мәшһүр сүзләрен яңгыраткан. Балалар Тукайның "Театр" шигырен сөйләгән. Галиәсгар Камалның "Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр" дип театрның халыкны тугры юлга илтүче бер сәнгать дип тануы ассызыкланган. Тамашачылар танылган татар драматургының тормышы һәм иҗаты белән танышкан. Лекция татар телендә барган, төп эчтәлеге инглиз теленә дә тәрҗемә ителгән.

Монреаль татарлары "Туган тел" җырын башкара
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:26 0:00

Апрельне зарыгып көттек – Габдулла Тукай туган ай ул. Театрны да шуңа багышладык, - дип сөйләде Азатлыкка Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәлахетдинова. – Беренче тәҗрибә булса да бик кыю идек, классик әсәрне үзгәртергә курыкмадык, монда усал абыстайлар да, урам балалары да бар иде. Кайбер кешеләребезнең чын сәләтләре ачылды, аеруча Гафифә ролен башкаручы Лилия Хәйретдинованы әйтеп китәсебез килә".

Вәли ролендә Марат Сәлахетдинов
Вәли ролендә Марат Сәлахетдинов

Гафифә ролен башкарган Лилия Хәйретдинова: "Алга таба да катнашасым килә. Мин беренче чиратта үз-үземне ачтым, башкаларның сәләтен күрдем, татарларда театр ничек барлыкка килгәнен, ул вакытлардагы киемнәрне, костюмнарны, кайбер гореф-гадәтләрне күрдем. Бу безне берләштерде. Әлбәттә инде, бу җәмгыятькә бик файдалы", дип сөйләгән.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Алимә Сәлахетдинова сүзләренә караганда, тамашада Монреаль татарларының кайберләре гаиләләре белән катнашкан. "Күркәм Уфа гаиләсе Хәйретдиновлардан әтиләре Сәүгән абый Хәмзә байны уйнады, әниләре Индира Хәйретдинова режиссернын төп терәге – суфлер булды. Шулай ук Марина һәм Данияр Абдуллиннар гаиләсе искиткеч уйнадылар. Рольләре дә килешеп торды үзләренә. Алар Факихә һәм Хәбибрахман рольләрен башкарды. Беренче театр спектаклен сайлау да нәкь менә аларның идеясе иде. "Беренче театр спектакле миңа балачактан таныш. Хәзер дә аны караган саен кечкенә вакытларымны, әти-әниемне искә төшерәм. Миңа ул чакларда спектакльнең ни турында булуы аңлашылып бетмәсә дә, ул кәефне күтәрә иде, чөнки аны караганда бөтенесе рәхәтләнеп көлә, миңа да рәхәт була иде шул чакта", дип сөйләгән Марина Абдуллина.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

​Биби ролен Ландыш Мингазова башкарган, Вәлине Монреаль татар җәмгыяте җитәкчесе Марат Сәлахетдинов уйнаган, артист егет ролен Вадил Нуриәхмәтов башкарган. Тамашаны 70кә якын кеше караган, барысы да спектакльне ошаткан, чын күңелдән көлеп, яхшы кәеф алып, ял иткәннәр. Музыкаль бизәлешне Уфа кызы, пианистка Камилә Гайсарова башкарган.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

"Спектакль шулкадәр күңелле булды, аның тәэсиреннән һаман да айный алмыйм. Искитәрлек булды! Җәмгыятебез инде шактый күптәннән эшли, тик моңа кадәр арабызда шундый сәләтле актерлар-актрисалар барлыгын белмәгәнмен. Әйтергә кирәк, Алимәбездән башка бу шәп спектакль дә булмас иде. Аның фидакарьлегенә, оештыру сәләтенә, бар нәрсәне күзаллый белүенә сокланып бетә алмыйм. Бу кичә бик кызыклы һәм оста итеп оештырылган иде. Башта барысы да күмәкләшеп, аягүрә басып "Туган тел"не җырлады, андагы хисләрдән тәннәр чымырдады. Аннары Алимә татар театры тарихы турында үтә дә кызыклы лекция сөйләде. Шуннан инде спектакль башланды. Костюмнар, декорацияләр карап туймаслык иде", дип тәэсирләре белән бүлеште тамашачыларның берсе Эльмира Сөләйманова.

Кичә барышы
Кичә барышы

Театрлар оештыру, бергәләшеп тамаша куюны чит илләрдә гомер итүче татарлар элек-электән матур гадәт итеп керткән. "Кытай татарлары гел искә төшереп утыралар, Кытайда яшәгәндә яшьләр гел театр куеп йөргән. Нурия апа Килки матур-матур фотолар да күрсәткән иде миңа. Үземнең дә башымда Тукай кичәсенең формасын үзгәртергә теләгем бар иде һәм татар халкының тарихындагы, мәдәниятендәге, әдәбиятындагы мәшһүр кешеләре белән башкаларны да яңа, зыялы татар кешеләре белән таныштырасым килде. Шулай итеп, бу ике фикерне берләштереп, театр куеп карыйк әле дип уйладык", - дип сөйләде Азатлыкка Алимә Сәлахетдинова.

XS
SM
MD
LG