Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:23

2-12 август Канадада беренче тапкыр Сәләт-Монреаль аланы узды. Анда берничә илдән татар балалары җыелды. Азатлык ике яктан - Канада һәм Татарстаннан оештыручылар белән алан нәтиҗәләре турында сөйләште.

Сәләт аланын Монреальдә оештыру фикерен хәзерге вакытта Канадада яшәүче татар гаиләсе – үзләре дә заманында Сәләттә булган һәм шунда танышкан Алимә һәм Марат Сәләхетдиновлар күтәреп чыкты. Алар шул фикерләре белән узган ел Канада татарларының Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында уртаклашты. "Без монда үз балаларыбызны җыябыз, сез – Татарстаннан җибәрәсез дип сөйләштек. Татарстан балалары инглизчә өйрәнер, Канада, АКШтан килгән татар балалары татарча аралашыр", дип сөйләгән иде Алимә ханым Азатлыкка.

Аланның ничек узганын, балаларның нәрсәләр эшләгәнен Алимә Сәләхетдинова Азатлыкка үзе сөйләп бирде.

–​ Алимә ханым, Сәләт-Монреаль аланында барлыгы ничә бала катнашты? Алар арасында өлкәннәр дә күренде. Алар өчен аерым програм булдымы?

– Төгәл санны әйтү кыен, чөнки килүче кунаклар да күп иде, берничә көнгә генә килүчеләр дә булды. Өлкәннәр белән санаганда, барлыгы 60лап кеше катнашты, шулар арасында якынча яртысы – балалар. Балалар нигездә АКШ һәм Канададагы татар гаиләләреннән булды. Шулай ук Казаннан бер төркем бала килде, Чехиядән дә катнаштылар.

Балаларны яшьләренә карап 3 төркемгә бүлдек, шулай ук аерым "Бәләкәч" төркеме дә оештырдык.

Күбесенчә балалар әти-әниләре белән килде, шуңа күрә аларга да аерым програм ясадык, күңелләрен күрергә тырыштык.

Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

–​ Бу аланда барлык теләүчеләр катнаштымы? Сайлап алу ничек булды?

– АКШ, Канада, башка илләрдән балаларны тырышып җыйдык, урыннар да калган иде. Гомумән, 72 илнең татар җәмгыятен эзләп таптым, аларның барысына да хат яздым, чакырдым. Күбрәк баланы катнаштырырга теләк зур иде. Казанга килгәндә, анда сайлап алуны тулысы белән Сәләт үзе оештырды, шуңа күрә аларның үз сайлап алу критерийлары бар, мисал өчен, балалар Сәләт тормышында үзләрен актив күрсәтергә тиеш. Без исә барлык килүчеләргә шат.

Балалар нәрсә белән шөгыльләнде? Бер көн програмын якынча тасвирлый аласызмы?

– Балалар иртүк тора, беренче чиратта, бергәләп физик күнегүләр ясый. Иртәнге аштан соң бергә җыела, анда аларга көнлек план-програм аңлатыла. Аннан көннең беренче яртысында остаханәләр үтә. Шуннан соң алар иҗади проектлар белән шөгыльләнә, кич саен берәр чара әзерли. Кичкә таба көн саен шәм уты астында сөйләшүләр (без аны шәмчек дип атыйбыз) үткәрдек, шунда көнгә нәтиҗәләр ясадык.

Алан вакытында Монреаль һәм Оттавага тулы көнлек экскурсияләр оештырылды, балалар шунда катнашты. Оттавада илнең парламентын да күреп кайттылар. Экскурсияләр гидлы автобусларда узды. "Бәләкәч" төркеменә андый экскурсия бик кызык булмас иде, шуңа аларга аерым програм әзерләнде, зообакчага барып төрле кызыклы хайваннарны карадык.

ВИДЕО Бәләкәчләр төркеме белән зообакчада йөрү:

​Оештырылган остаханәләр, чараларга килгәндә, аларны тулысынча Сәләт такымы оештырды, Казаннан 15ләп профессиональ егет-кызлар килде. Илшат Рәхимбай видео төшерү алымнарына өйрәтте, Ислам Вәлиев DJ һөнәре, битбокс серләрен ачты, Йолдыз Миңнуллина татар әдәбияты, тарихына кагылышлы интерактив уеннар әзерләде. Бию, җыр, курайда уйнау кебек мавыктыргыч остаханәләр оештырдык.

–​ Тел өйрәтү дәресләре булдымы?

– Аерым тел дәресләре оештырылмады. Програмны Сәләт такымы әзерләгәч, алар иҗади дәресләр, тренинглар оештырды. Ләкин шунысы мөһим: аланда татар рухы һәм атмосферасы булу сәбәпле, бу балаларга бик көчле тәэсир ясады, алар чын-чынлап татарча аралашты, татар рухында яшәде.

Америка, Канада яшьләрендә башта "татар теле нигә кирәк" дигән караш бар иде

АКШ, Канада яшьләрен, тинейджерларын күз алдына китереп карагыз, аларда бераз “нигә татарча кирәк инде” дигән караш бар иде. Улым Йосыф та миңа: “Әни, татарча беркем белми, сөйләшми бит”, дип әйткәне булды. Хәзер исә бу аланнан соң бөтенләй башка караш туды. Яшьтәшләре, креатив һәм заманча яшьләрнең татарча сөйләшүләрен күргәч, алар туган телләренә башка караш белән яши башлады.

АКШ, Канада татар балаларына аралашу, татарча сөйләшкән яшьтәшләре җитми. Аландагы остаханәләр, күңел ачу чараларында татарча сөйләшеп-уйнау, күңел ачу татар теленең дә заманча икәнен, кызыклы була алуын күрсәтте. Бу – мөһим.

ВИДЕО Сәләт-Монреаль аланында Сабан туе:

–​ Алан ничек тәмамланды? Сәләт үз максатына ирештеме?

– Балалар да, өлкәннәр дә, барыбыз да аерылышканда еладык. Берсенең дә китәсе дә килмәде. Инде чара ахырына якынлашканда ук миңа “киләсе елда буламы?”, “кайчан була?”, “тагын оештырыйк” дигән сораулар күп булды.

Минем өчен бик мөһим булган максат уңышка иреште: чит илләрдә яшәүче балалар, аерым әйткәндә, АКШ, Канада балалары хәзер татарча аралашырга тырыша, бер-берсе белән элемтәдә тора һәм бергә-бергә очрашып торырга җыена.

Сәләт аланына кунакка Монреальдәге татар оешмасы вәкилләре дә килде

Аланның соңгы көнендә балалар бик матур концерт куйды. Алар анда остаханәләрдә өйрәнгән һөнәрләрен күрсәтте: милли җыр, биюләр, курайда уйнау, театр сәнгатенә йөрүчеләр әсәрләр куйды, шигырьләр сөйләделәр. Бу көнне Сәләткә кунакка Монреальдәге татар оешмасы вәкилләре дә килгән иде. Гомерен мөһаҗирлектә уздырган өлкән яшьтәге абый-апалар балаларның чыгышларын хәйран калып карады.​

–​ Киләсе елга нинди теләкләр бар?

– Киләсе елда да бик теләп оештырырбыз дигән нияттә торабыз. Аның форматын, тәртибен, оештыру мәсьәләләрен тагын да яхшырак уйлап башкарырбыз дип өметләнәм. Бөтен нечкәлекләрне уйлап, алга таба ничек буласын хәл итеп бетерербез.

ВИДЕО Сәләт-Монреаль аланы турында фикерләр:

–​ "Сабыйлар. Монреаль" проектын дәвам итәргә җыенасызмы?

– Әйе, аны да сентябрьдән торгызырга телим. Канададагы татар балаларын җыеп, кызыклы уен-дәресләр аша татар телен, мәдәниятен, әдәбият-тарихын сеңдерү теләк-планнары бар.

"Сәләт-Монреаль аланы дәвамлы булыр дип өметләнәбез"

Сәләт яшьләр үзәге мөдире Айгөл Габдрахманова Сәләт-Монреаль аланы дәвамлы булыр дип өметләнә. Алар быел Сәләт форумы вакытында бу проект белән Татарстан президены Рөстәм Миңнехановны якыннан таныштырган.

– Сәләт аланы урыны итеп ни өчен нәкъ Монреаль сайланды?

– Узган ел президент Рөстәм Миңнеханов Канадада яшәүче ватандашларыбыз белән очрашкан иде. Анда кайчандыр Сәләттә активистлар булган Алимә белән Марат Сәләхетдиновлар гаиләсе дә катнашты. Аралашу барышында алар: “Әгәр дә безгә Сәләт активистлары килcә, бу читтә яшәүче милләттәшләребез өчен позитив үзгәрешләргә бай вакыйга булачак” дигән идеяне белдерде. Президент ярдәме белән шушы алан барлыкка килде.

– Бу сәфәргә баручылар ничек тупланды? Татарстаннан баручылар да, башка илләрдән дә килүчеләр булган. Юл, яшәү чыгымнары ничек капланды?

– Татарстаннан катнашучыларга килгәндә, Монреаль аланында сәлкешләр, әйдаманнар һәм оештыручылар катнашты. Сәлкешләр белән әйдаманнар зур бәйге нигезендә сайланды. Алар өч ай дәвамында төркемнәргә бүленеп, белем һәм иҗатларын күрсәтеп, шушы ярышта катнашты, көч сынашты. Татарстаннан биш сәлкеш, җиде әйдаман, оештыручылар, барлыгы егерме кешелек төркем Монреальгә юл алды. Бару-кайту юлын, яшәү, програмда булган экскурсияләр, футболка, куен дәфтәрләрен әзерләү чыгымнарын Татарстан хөкүмәте күтәрде. Читтәге ватандашларга килгәндә, алар бар чыгымнарны үзләре түләде.

Башка илдән катнашучыларга килгәндә, алар да бәйге аша сайлап алынды. Шулай ук берничә төргә бүленде: бәләкәчләр, укучылар, студентлар һәм әти-әниләр. Шулай ук көн саен кунакка җирле татарлар гаиләләре, дуслары белән килде, проектларда, остаханәләрдә катнашты, Сәләт белән танышты. Киләсе елга балаларын монда җибәрергә планлаштырдылар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG