Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана теле" сайтында аралашу дәресләре яңадан торгызыла


Дәресләр 11 гыйнвар көненнән башланачак.

Татарстанның "Ана теле" татар телен өйрәнү сайтында аралашу дәресләре янә торгызыла. Моның турында сайт укучыларына хәбәр килгән. Укытучылар белән аралашу дәресләренә 11 гыйнвардан кереп булачак диелә.

Моңарчы 30 октябрьдән аралашу дәресләре туктатылып торган иде. Сайтның академик җитәкчесе Кадрия Сөнгатова белдергәнчә, моның сәбәбе мәгариф министрлыгы белән Казан федераль университеты арасында килешү тәмамлануы булган.

Аралашу дәресләре туктатылган вакытта да укучылар татар телен үзлегеннән өйрәнү платформасы элеккечә куллана алды.

"Ана теле" порталы 2013 елдан бирле эшли. Ул Татарстан хөкүмәте белән English First ширкәре арасында килешү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татарстан финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирә.

Сайтта 9 тел дәрәҗәсе тәкъдим ителә, һәр дәрәҗәдә 8 бүлек (тема) бар. Порталда шулай ук грамматика тупланмасы, әйтелеш һәм язу лаботаторияләре, онлайн-сүзлек тәкъдим ителә. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлау очрагында укучыларга сертификат бирелә.

2020 елда "Ана теле" сайтына "Татар халкының милли үзаңын үстерү" програмы нигезендә 151,2 мең сум бүленеп бирелгән.

Азатлык радиосы татар телен өйрәнүчеләр өчен үзенең "Әйдә! Online" проектын алып бара.

XS
SM
MD
LG