Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны "Спутник V" вакцинасы белән хаҗга кертмәскә җыена


Хаҗ кылучылар (архив фотосы)
Хаҗ кылучылар (архив фотосы)

Былтыр коронавирус инфекциясе пандемиясе сәбәпле хаҗ кылу мөмкинлеге чикләнгән иде. Бары Согуд Гарәбстанында яшәүчеләргә генә андый рөхсәт бирелде. Быел хаҗ көннәре 17-22 июльгә туры килә. "Азатлык" хәбәрчесе быел хаҗ кылып кайту мөмкинлекләрен белеште.

Быел хаҗ кылырга теләүчеләр өчен иң мөһим яңалыкларның берсе "Спутник V" вакцинасы белән бәйле булды. Май аенда Согуд Гарәбстаны хакимияте быел хаҗ кылучыларга коронавирустан вакцина ясату шартын куйды һәм ул вакцина Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан расланган булырга тиеш, дип белдерде. Ә бу оешма Русиянең "Спутник V" вакцинасын әле расламады. Димәк, аны кадатканнар йә өстәмә вакцина ясатырга мәҗбүр була, йә хаҗга кертелми. Бүгенгә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Pfizer-BioNTech (Германия), AstraZeneca (Британия), Johnson&Johnson (АКШ), Moderna (АКШ) вакциналарын гына раслады.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш белән бәйле кайнар линиядә хәбәр итүләренчә, республикада бары тик Русиядә теркәлгән "Спутник V", "ЭпиВак" һәм "КовиВак" вакциналарын гына ясатып була.

Икенчедән, хаҗ кылучыларга яшь чикләүләре куелды. Быел анда 18 яшьтән 60 яшькәчә кешеләр генә бара ала.

Өченчедән, күп кенә киңкүләм мәгълүмат чараларында 2021 елда хаҗ кылуга бөтен дөньядан барлыгы 60 мең кеше генә кертеләчәк дигән мәгълүмат таралды. Соңгы тапкыр, 2019 елда, Согуд Гарәбстаны Русиягә квотаны 5 мең кешегә арттырып, 25 мең 500 кешелек итеп биргән иде. Әмма аңа карап Татарстан өчен квота артмады: 2018 елда да, 2019 елда да 1800 кешелек квота бүленде. Гомумән алганда, 2019 елда бөтен дөньядан 2,5 миллионнан артык мөселман хаҗ кылды. Квота кебек чикләүләр хаҗга килүче мөселманнарның саны артык күп булып, фаҗига очраклары тумасын өчен билгеләнә.

Шушы яңалыклар арасында бик күп мөселманнарны хафага салганы вакцина мәсьәләсе булды. Русия диния нәзарәте Согуд Гарәбстаны җитәкчелегенә, коронавирустан Русия вакцинасы кадаган мөселманнарны да кертүне сорап хат юллады. Русия Диния нәзарәте һәм Русия мөфтиләр берлеге рәисе урынбасары Рушан Аббясов "Риа Новости"га бу мәсьәләдә проблем булмаячагын белдергән.

Рушан Аббясов
Рушан Аббясов

— Бу иярчен мәсьәлә, хаҗ белән бәйле башка таләпләр билгеле булгач, вакцинация белән дә проблем булмас дип уйлыйм. Безнең ил вакцинасын 70ләп ил сатып алып үз ватандашларына шуны тәкъдим итә, - дигән Аббясов.

Быел Татарстаннан ничә кешенең хаҗга барырга җыенуын, бәяләрне, шартларны белергә теләп, Татарстан диния нәзарәтенең рәсми хаҗ операторы "ДУМ РТ ХАДЖ" ширкәте рәисе урынбасары Игорь Смоленков белән элемтәгә чыктык. Аның әйтүенчә, узган ел Татарстаннан хаҗга юллама алган 1800 кеше бармый калган. Быел барырга теләүчеләр тагын да күбрәк, әмма әлегә кадәр Согуд Гарәбстаны квоталар бүлмәгән һәм ничә кеше барачагы билгеле түгел.

Согуд Гарәбстаны әле хаҗ турында беркемгә бернинди мәгълүмат бирмәде

— Согуд Гарәбстаны әле хаҗ турында беркемгә бернинди мәгълүмат бирмәде. Буламы ул, юкмы — билгеле түгел. Согуд Гарәбстанының сәламәтлек саклау министрлыгыннан гына хаҗ кылучыларга таләпләр: вакцина һәм яшь чикләүләре турында белдерүләр булды. Аннан соң, Гомрә хаҗы алдыннан безнең хөкүмәт тарафыннан ул ил белән чикләрне ачу мәсьәләсе каралды. Яңалыкларны күргәнсездер, 25 майдан Русиядән Гарәбстанга очкычлар да оча башлады. Ә нәкъ менә хаҗга килергә ярый дигән рәсми рөхсәт юк. Булырмы ул быел, юкмы, әллә узган елгы кебек буламы — әлегә билгесез, - диде Смоленков.

— Хаҗга 60 мең генә кеше кертеләчәк дигән сүз булды, бик күп матбугат чаралары шул санны күрсәтә. Ниндидер төгәл сан бар икән, димәк, квоталар да бүленгән булырга тиеш. Шулай түгелме?

— Әйе, ул санны без дә күрдек. Бу мәгълүматның чыганагын эзләп, бик күп гарәп сайтларын да актардык, әмма аның рәсми чыганагын тапмадык. Шуңа күрә ул киңкүләм мәгълүмат чараларының бу хакта каян алып язуын белмим, аның дөрес мәгълүмат булуында шигем бар.

— Русиядә җитештерелгән "Спутник V" вакцинасы белән илгә бөтенләй кертмиләр икән, дигән мәгълүмат бар. Менә бу очракта хаҗга барырга теләүчеләр белән ни эшләргә җыенасыз?

— Русия диния нәзарәте Согуд Гарәбстанына бу мәсьәлә турында хат җибәргән иде, әлегә җавап юк. Рөхсәт итәләр икән — итәләр, юк икән — юк. Күптән түгел Гомрә хаҗына шул "Спутник V" вакцинасын ясатып киткән бер танышым бар. Аның анда нинди юллар белән барып җитүен белмим, әмма әйтүенчә, ике атна дәвамында "Спутник V" вакцинасы белән мәчеткә керә алмаган, аннары ничектер кергән. Минемчә, хаҗга рәсми төстә рөхсәт бирелсә һәм квоталар бүленсә, вакцина белән мәсьәләне хәл итеп булыр.

— 2020 елдагы хаҗ өчен юллама акчасы тур-оператор тарафыннан 2019 елда ук җыелган иде. Узган ел пандемия булгач, ул акчалар кайтарылдымы, әллә бу елга күчерелдеме?

— Күпчелек акчасын кире кайтарды. Барыбер хаҗ өчен ниятләгән акчам киләсе ел өчен калсын дип алмый калучылар да булды. Без сайлау мөмкинлеге бирдек, теләүчеләр акчасын кире кайтара алды. Быел да хаҗ булмаса, без, әлбәттә, бар кешегә тулаем кайтарачакбыз. 2021 елдагы хаҗ өчен юлламаларга акча җыймадык, чөнки квота булмады, рәсми рәвештә хаҗ турында игълан ителмәде. Электрон рәвештә чират кына алып бардык, чөнки барырга теләүчеләр көн дә шалтырата, кызыксына, ә без берни әйтә алмыйбыз.

— Хаҗга бару мөмкинлеге туса, быел бәяләр ничек үзгәрер дип фаразлыйсыз?

Бәяләрнең артуын фаразлап була

— Төгәл ниндидер саннар әйтү мөмкин түгел, әмма артачак дип әйтеп була. Согуд Гарәбстанында ягулыкка бәяләр үсте. (30 проценттан артык үскән – ред.) Аларда хәзер барлык тауарга НДС 5 проценттан 15 процентка күтәрелде. Доллар бәясе дә артты. Ә андагы риал бәясе шул доллар курсы белән бер дәрәҗәдә үсә. Әле хаҗ кылучылар өчен нинди өстәмә салымнар һәм чикләүләр кертерләр — анысы билгесез. Шуңа карап кына бәяләрнең артуын фаразлап була, - дип белдерде Смоленков.

"Умма Тур" сайтында хаҗ кылу бәяләрен карап, чагыштырып була. 2018-2019 елларда Татарстаннан 1800 мөселман хаҗ кылган. 2018 елда Татарстаннан хаҗга бару бәясе 139-375 мең сум торса, 2019 елга ул 149 мең сумнан башлап, 385 мең сумга кадәр тәшкил иткән. Бәяләр ел саен 10-15 мең сумга артып торган. Быел исә "Умма Тур" операторы сайты хаҗга юлламаларны 231 мең 657 сумнан башлап 501 мең 549 сумга кадәр дип бәяләгән.

"Умма Тур" операторы сайтында 2021 елда хаҗ көннәре 3-26 июль диелгән, төгәл бәяләр дә күрсәтелгән булгач, хаҗга бару мөмкинлеге хакында шалтыратып белештек.

Әгәр болай барса, узган елгы кебек үк хаҗ булмаячак

— Әле Согуд Гарәбстаны бер илгә дә квота бирмәде, берни дә билгеле түгел, әгәр болай барса, узган елгы кебек үк хаҗ булмаячак. Инде болай да бик аз вакыт калып бара. Июль башында хаҗга очышлар башланырга тиеш иде, бүгеннән санасак, Гарәбстанга чыгып китәргә төгәл бер ай калды, әле дә квоталар һәм төгәл шартлар да юклыгын исәпкә алсак, быел булмас дип уйлыйм инде. Алар квоталарны бүлгән очракта да, Русия вакцинасы белән бәйле мәсьәлә бар бит әле анда, - дип җавап бирде "Умма Тур" вәкиле.

Сайттагы бәяләрне ул узган ел өчен куелган якынча суммалар дип белдерде. Ахыр чиктә тагын бер атнадан шалтыратып карарга кушты. "Шушы берничә көндә квота бүленеп төгәл шартларны әйтсәләр, бәлки, җыенып өлгерә алырбыз, бер атнадан шалтыратыгыз", - диде оператор.

Татарстанда хаҗилар белән иң актив эш алып баручы Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев әйтүенчә, узган ел хаҗга барырга теләп тә бара алмый калучылар районда йөздән артык кеше булган. Быел җыенучылар арасында да 80ләп кеше бар икән.

Рәдиф Тимергалиев
Рәдиф Тимергалиев

— Без бу пандемиягә кадәр ике ел рәттән Кукмара төркеме булып хаҗга аерым бара идек. Төркемне үзем оештырып җитәкләп килдем. 2019 елны 78 кеше бардык. Узган 2020 елның башында ук хаҗ кылырга барырга теләүчеләр саны йөзгә якын булды. Мартта пандемия башланмаган булса, без 100дән артык мөселман җыелып, ике төркем булып барырга ниятләдек. Тик менә шундый кызганыч хәл килеп чыкты. Быел хаҗга бару ихтималы булса да, бәяләр бик кыйбатланачак һәм Татарстаннан баручылар да берничә генә булырга мөмкин. Чөнки быел хаҗ кылачак 60 мең кеше белән элекке еллардагы 3 миллион кешене чагыштырсаң, әле шуңа өстәп пандемия белән бәйле шартларны, таләпләрне дә кертсәң, аның ни дәрәҗәдә кискен кыйбатланачагын аңлап була. Быел анда элекке еллардагы кебек мәчеткә дә иркенләп кереп йөри алмыйсың, һәркем билгеле вакытында керә һәм чыга торган була. Шуңа күрә бик барырга теләүчеләр дә беренчедән акча мәсьәләсе белән кыенлыклар кичерәчәк, икенчедән, андагы тору шартлары кырыслануын, төрле чикләүләрне истә тотып, сәфәрне бераз кичектереп торачак. Мин үзем дә шуны киңәш итәм, - диде Рәдиф хәзрәт.

Ул узган елның мартында Гомрә хаҗыннан иң соңгылардан булып кайтучы булган.

— Узган елның 23 февралендә без Гомрәгә чыгып киттек. 27 февральдә чикләрне ябып куйдылар. Без 5 мартта аннан иң соңгылардан булып чыгып киттек. Шуннан бирле Согуд Гарәбстаны читтән турист кертмәде. Әле быел майда гына чикләрне ачтылар. Менә хәзер квота булырмы, "Спутник" вакциналы мөселманнарга виза бирелерме, шул сорауларга җавап көтәбез, - диде Тимергалиев.

Узган ел ук хаҗга барырга теләп тә бара алмый калучыларның берсе — Кукмараның 1нче татар гимназиясендә укытучы булып эшләүче Фәргать Гыйлаев. Ул әлегә хаҗга бару мәсьәләсендә билгесезлек булганга һәркемгә акчалары кире кайтарылуы турында әйтте.

Билгесезлек булгач, һәркемгә акчаларны кайтардылар

— Мин хаҗга узган елда барырга тиеш идем. Без бит хаҗга дигән акчаны 2019 елда ук түләп куйдык. Эконом тариф белән 165 мең сум булырга тиеш иде, аннары бераз бәя артуы турында әйттеләр, ул 175 мең сум булды. Анда чикләүләр булгач, быелга дип гариза яздык та, акчаларны быелга калдырдык. Инде быел да булып чыкмады. Хәзер билгесезлек булгач, һәркемгә акчаларны кайтардылар. Минем абый да, эшемдәге бер танышым да барырга җыенган иде. Безнең районнан барырга теләүчеләрнең WhatsApp-та "Хаҗ-2021" дип аталган төркеме бар, анда 70тән артык кеше дип хәтерлим. Быел Русиягә квота булса да, бик аз булачак, диделәр бит. Бәяләр дә артачагын беләбез, чөнки автобуслы турларны бөтенләй бетерделәр, ә очкычлар бик кыйбат, - дип сөйләде Гыйлаев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG