Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 майда Җиңү парадында техника һәм кеше саны әзрәк булачак

2021 елда парадта 191 хәрби машина узган булса, 2022 елда 129 берәмлек техника булачак. 

Русия саклану министрлыгы мәгълүматынча, 9 майда Мәскәүдә узачак хәрби парадта былтыргыга караганда кеше саны да, техника саны да әзрәк булачак.

2021 елда парадта 191 хәрби машина узган булса, 2022 елда 129 берәмлек техника булачак.

Җәяүлеләр сафында 10 мең кеше, шул исәптән казаклар, "Юнармия" хәрәкәте балалары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашачак. Бу былтыргыдан 2 мең кешегә әзрәк.

Шул ук вакытта авиация өлеше бер очкычка күбрәк булачак. Тамашачылар барлыгы 77 очкыч һәм боралак күрәчәк.

Техника төрләре дә кимрәк булачак.

  • 29 апрельдә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков быел парадка чит ил лидерлары килмәячәк дип белдергән иде. Кремль беркемне дә чакырмаган, чөнки "юбилей елы түгел". Беларус лидеры Александр Лукашенканың да килүе көтелми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG