Accessibility links

1 май чараларында Русиядә 200дән артык кеше тоткарланган


Елена Осипова ялгыз пикетта, Петербур, 1 май 2022 ел
Елена Осипова ялгыз пикетта, Петербур, 1 май 2022 ел

Кешеләр 1 май турында һәм сугышка каршы шигарләр язылган плакатлар белән ялгыз пикетларга чыккан иде. Иң күп тоткарланучылар Мәскәүдә һәм Петерда – һәр шәһәрдә 80ләп кеше.

1 май чараларында Русиянең 18 шәһәрендә 200дән артык кеше тоткарланган. Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә. Иң күп тоткарланучылар Мәскәүдә һәм Петербурда – һәр шәһәрдә 80ләп кеше. Аларның бер өлеше полиция бүлекчәләрендә 2 май, дүшәмбе иртәсенә кадәр тотылган.

Кешеләр 1 май турында һәм сугышка каршы шигарләр язылган плакатлар белән ялгыз пикетларга чыкты.

Мәскәүдә Пушкин мәйданында "Тынычлык! Хезмәт! Май!" плакаты тоткан Дмитрий Силинны тоткарлаганнар.

Петербурда үз рәсемнәре белән даими рәвештә пикетларга чыгучы рәссам – Елена Осипованың сугышка каршы чарасын төшергән вакытта "Новая газета" журналистлары Елена Лукьянова һәм Андрей Душутинны тоткарлаганнар. SOTA белән әңгәмәдә Елена Лукьянова рәссам Осипова янында журналист буларак тормавын, үзе янында журналист таныклыгы һәм фотоаппараты да булмавын искәрткән.

Петербурда шулай ук Анна Анисимованы тоткарлаганнар. Ул Васильевски утравында инсталляция ясаган. Анисимова үзен Русия хакимияте карашларын хуплаучы телевидение алып баручысы Владимир Соловьёв рәсеме торган телевизорга богаулап куйган.

Новосибирски һәм Екатеринбурда тулаем алганда берничә дистә кеше тоткарланган. Тоткарланучылар турындагы хәбәрләр Түбән Новгород, Киров, Пермь, Ярославль һәм башка шәһәрләрдән дә килә.

Украина җирләренә бәреп кергәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

"Агора" хокук яклау оешмасы мәгълүматына күрә, Русиядә сугышка каршы сүзләр һәм чыгышларга бәйле кимендә 40 эш ачылган. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.

Сугыш башыннан бирле 15 меңнән артык кеше тоткарланган, дистәләгән җинаять эше ачылган. Илдә хәрби цензура бар, ул мәгълүмат чараларына сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктыртырга рөхсәт итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG