Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ел башыннан азык-төлек бәяләре 11,7 процентка үскән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республика хакимиятләре моны санкцияләр, рубльнең арзанаюы һәм узган ел уңыш булмау белән бәйли.

2022 ел башыннан Башкортстанда азык-төлеккә бәяләр уртача 11,7 процентка арткан, дип яза "Башинформ" республиканың сәүдә министры Алексей Гусевка сылтама белән.

Министр аңлатуынча, бәяләр "тышкы санкцияләр аркасында логистик һәм җитештерү чылбыры өзелү, читтән тауарлар кертү кимү, шулай ук рубльнең арзанаюы һәм аерым бер тауарларга кулланучылар ихтыяҗы арту" сәбәпле арткан.

Моннан тыш, бәяләр артуга былтыр корылык аркасында уңыш булмау да йогынты ясаган.

Апрель уртасындагы мәгълүматларга күрә, Татарстанда ел башыннан инфляция 11 процент булган.

Идел буе төбәгендә 2021 елның мартыннан 2022 елның мартына азык-төлеккә һәм азык-төлек булмаган тауарларга бәяләр уртача 17,84 процентка арткан. Бу Русиянең гомуми күрсәткечләреннән югарырак. Узган елның мартыннан быелның мартына Бшкортстанда еллык инфляция 22 проценттан артып киткән.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG