2 май, дүшәмбе иртәсендә Мариупольдән тыныч халыкны эвакуацияләү бара, дип хәбәр итте шәһәр мэры киңәшчесе Пётр Андрющенко.
Социаль челтәрләрдә эвакуация автобуслары төшерелгән видеолар чыкты. Колонна Мариупольдән Бердянскига таба, аннан соң Украина хакимиятләре контролендәге Запорожьега бара.
Сүз урыс гаскәрләре контролендәге районнарда булган һәм Запорожьега китәргә теләгән кешеләрне эвакуацияләү турында бара. Шәһәрдән ничә кеше чыгып китүе әлегә билгеле түгел.
Шулай ук бүген "Азовсталь" заводыннан украин гаскәрләре тотып торган сивил затларны да эвакуацияләү дәвам итәргә тиеш иде.
Украина тарафы мәгълүматына күрә, кичә БМО һәм Кызыл хач булышлыгы белән 100дән артык кешене эвакуацияләгәннәр, алар бүген Запорожьега килеп җитәргә тиеш.
Үз чиратында Донецки "халык республикасы" фетнәчеләре кичә көн эчендә "Азовсталь"дән 80 сивил кеше эвакуацияләнүен белдерде. Хәбәргә күрә, аларның 11е фетнәчеләр контролендәге җирләрдә калырга, ә калган 69ы – Украина контролендәге җирләргә чыгып китәргә теләгән.
Бәяләмәләргә күрә, Русия чолганышка алган һәм штурмлаган вакытта тулысынча диярлек җимерек хәлгә килгән Мариупольдә 100 меңләп тыныч кеше калырга мөмкин. Шуларның берничә йөзе – "Азовсталь"дәге җир асларында.
БМО катнашындагы эвакуацияләү чарасы 30 апрельдә башланды.
Элегрәк Украина Русияне Мариупольдә яшәүчеләрне көчләп Русиягә депортацияләүдә гаепләгән иде. Русия хакимиятләре халыкны депортацияләмибез, ә алар өчен "һуманитар коридорлар" ачабыз, дип ышандыра.
Мариупольдә яшәүчеләрнең күпмесе һәлак булуы турында төгәл саннар юк, хәзерге вакытта бәяләмәләргә генә таянырга мөмкин, бу бәяләмәләргә ярашлы, аларның саны берничә меңнән дистәләрчә меңгә җитә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!