"Мьянмага гаделлек" ("Justice For Myanmar") иҗтимагый төркеме "Мьянма хәрби хунтасы белән хезмәттәшлек" иткән өчен Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм КамАЗ ширкәтенә каршы чикләүләр кертергә өндәде. Бу хакта оешма тараткан пресс-релизда язылган.
"Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе Мьянмада хәрби хунта белән очрашкан. Анда Сергей Когогин да катнашкан. Камаз Мьянмада йөк машиналарын җитештерү корылмасын ачарга планлаштыра, дип белдерә "Мьянмага гаделлек" төркеме.
Иҗтимагый төркем КамАЗ һәм Татарстанның башка ширкәтләренең Азиядә эшчәнлек җәелдерергә тырышуын белдерә. Моның сәбәбе —Русиянең Украинага каршы сугышы аркасында илгә каршы кертелгән санцияләр, диелә белдерүдә.
"Justice For Myanmar" — Мьянмада гаделлек өчен көрәшүче активистлар төркеме.
Соңгы дистә елда Мьянмада буддачылар һәм мөселман азчылыгы арасында низаг бара, мөселманнарның күпләп күрше Таиландка күчү очраклары булган. 2016 елда мөселманнарны күпләп үтерү, көчләү күренешләре урын алды, АКШ бу хәлләрне "кешелеккә каршы җинаять" дип атады.
2021 елда Мьянмада хәрби түнтәрелеш булды, бу ил буйлап һәм бар дөньяда киңкүләм протестларга китерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!