Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КАМАЗ" Мьянмада машиналар җитештерә башлау мөмкинлеген өйрәнә


Тәкъдимне июньгә кадәр әзерләп бетерергә һәм имзалауга тәкъдим итәргә ниятлиләр.

2022 елның маенда "КАМАЗ" ширкәте Мьянманың җитештерү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен бу илгә үз белгечләрен җибәрергә ниятли.

Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте хәбәр итә, Миңнеханов Татарстан сәнәгатьчеләре төркеме белән (алар арасында "КАМАЗ" башлыгы Сергей Когогин да бар) хәзерге вакытта Мьянмада эш сәфәрендә.

"КАМАЗ" машиналар җитештерү, хезмәткәрләрне укыту, сервис челтәрен үстерү мөмкинлеген карый. Тәкъдимне июньгә кадәр оештырып бетерергә һәм имзалауга тәкъдим итәргә ниятлиләр.

2021 елның 1 февралендә Мьянмада хәрби түнтәрелеш булган иде. Хәрбиләр бер елга гадәттән тыш хәл игълан итте һәм 2020 елның 8 ноябрендә "сайлауда хәрәмләшкән" өчен берничә югары түрәне кулга алды.

Түнтәрелештән соң Европа берлеге Мьянмага корал кертүне тыйды, аның гаскәренә, җитәкчеләренә һәм аларга бәйле ширкәтләргә чикләүләр кертте.

Русия Украинага һөҗүме нәтиҗәсендә "КАМАЗ" Европа берлеге санкцияләренә эләкте. Моннан тыш, Путинның Украинадагы сугышы аркасында "КАМАЗ" җитештерә торган йөк машиналарына детальләр җитми башлады, Daimler Truck ширкәте "КАМАЗ" белән хезмәттәшлекне туктатты.

Компонентларга кытлык булу сәбәпле "КАМАЗ" җитештерүен 40 процентка киметергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG