25 халыкара хокук яклау оешмасы БМО баш секретаре Антониу Гутерришка һәм БМОның кеше хокуклары югары комиссары Мишель Бачелетка мөрәҗәгать иткән. Алар Русиянең оппозицион сәясәтчесе Владимир Кара-Мурзаны кулга алуны һәм сак астына җибәрүне хөкем итәргә чакырган, шулай ук аны һәм Русиянең Украинадагы сугышына протест өчен тоткарланучыларны, сак астына алынганнарны кичекмәстән иреккә чыгаруларын таләп итәргә өндәгән.
"Кара-Мурзага каршы гаепләүләр – ялган һәм бары тик Русия эчендә башка төрле фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итүгә генә юнәлдерелгән. Алар Путин режимының дөреслек алдында куркуын чагылдыра", диелә хокук яклаучылар белдерүендә, аерым алганда алар арасында United Nations Watch һәм Human Rights Foundation кебек зур оешма вәкилләре дә бар.
Кара-Мурзага җинаять эше апрель ахырында, сәяси нәфрәт мотивлары белән Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә ачылды. Бу маддә нигезендә 10 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хәзерге вакытта Кара-Мурза тикшерү изоляторында утыра.
Эшне оппозиционер АКШның Аризона штаты вәкилләр пулаты алдында чыгыш ясаган өчен ачканнар дип искәртелде. Тикшерү фаразынча, Кара-Мурза "сәяси нәфрәт мотивлары белән эш итеп", Русия хәрбиләре Украинада торак районнарны, бала тудыру йортларын, хастаханәләрне һәм мәктәпләрне бомбага тота дигән "ялган мәгълүмат" тараткан, шул рәвешле "Русия Федерациясе мәнфәгатьләренә зур зыян китергән".
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, 2022 елның мартында, башка оппозиционерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән бергә Кара-Мурза Русиянең сугышка каршы комитетын оештырды.
Аерым алганда, комитет әгъзалары дөнья җәмәгатьчелеген Русиянең сугыш башлаган сәяси җитәкчелеген "хәрби җинаятьчеләр" дип игълан итәргә чакырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!