Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чикләрне танымаучы репортерлар" Русиядә матбугат иреге бетүен белдерде


Мәскәүдә каршылык белдерүчеләр, архив фотосы
Мәскәүдә каршылык белдерүчеләр, архив фотосы

Оешма төзегән матбугат иреге рейтингында 180 ил арасында Русия 155нче урында, бу ил тарихындагы иң начар күрсәткеч. Илдә хәрби цензура кертелүе, бәйсез басмалар ябылуы һәм барлык журналистларны җинаять эзәрлекләнүе куркынычы астына куючы кануннар кабул ителүе әйтелгән.

Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, Русиядә матбугат ирегенә хокук юкка чыккан дип әйтергә мөмкин. Украинада да вазгыять шактый начарайган. Бу хакта "Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) хөкүмәттән бәйсез халыкара оешмасы 3 майда тәкъдим иткән ел саен төзи торган матбугат иреге рейтингында белдерде.

Рейтингта 180 ил арасында Русия 155нче урында, бу ил тарихындагы иң начар күрсәткеч. RSF хисабында Русиядә хәрби цензура кертелүе, бәйсез басмалар ябылуы һәм барлык журналистларны җинаять эзәрлекләнүе куркынычы астына куя торган кануннар кабул ителүе әйтелгән.

Хисапта Русиянең, Үзәк Азия илләре мәгълүмат чаралары сугышны "нейтральрәк" яктыртачак дигән гарантия алу өчен, бу илләрнең хөкүмәтләренә басым ясавы турында да әйтелә.

Рейтингта Украина 97нче урыннан 106нчы урынга төшкән. Белгечләр әйтүенчә, илдә сүз ирегенә бәйле вазгыять Русия сугыш башлаганнан соң начарайган. Медиа Русия көчләренең даими янауларына дучар була диелә документта. Русия контролендәге җирләрдә Украина мәгълүмат чаралары еш кына Кремль пропагандасына әверелә.

Документта Украина хакимиятләре Кремльне хуплый дип санаган басмаларның ябылуы турында, украин басмаларының тарафлы мәгълүмат чыгаруы да телгә алынган, тикшерү авторлары фикеренчә, бу халыкта медиага ышанычны бетерә.

Гомумән алганда, "бик начар хәлдәге" илләрнең саны бу тикшеренүләр чыга башлаганнан бирле иң зур күрсәткечләргә җиткән. Мәсәлән мондый илләр арасында 2021 елның февралендә дәүләт түнтәрелеше булган Мьянма (176нчы урында) бар.

Совет берлегенең элеккеге илләре арасында иң начар вазгыять Төркмәнстанда (177нче урын), Азәрбайҗанда (154), Беларуста (153) һәм Таҗикстанда (152) күзәтелә.

Аның каравы ике ил матбугатка бәйле иң яхшы вазгыятькә ия дип табылган, бу – Эстония (4нче урында) һәм Литва (9).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG