3 майда көндез Русия һәм Франция президентлары телефоннан сөйләшкән. BFMTV мәгълүматына күрә, әңгәмә ике сәгать ун минут дәвам иткән. Бу Эммануэль Макронның кабат Франция президенты итеп сайлап куелганнан соң, Владимир Путин белән беренче тапкыр сөйләшүе.
Аңа кадәр соңгы тапкыр лидерлар 29 мартта сөйләшкән иде. Украинадагы сугышның беренче атналарында Макрон Путин белән даими актив сөйләшүләр алып барды, Путинны хәрби хәрәкәтләрне туктатырга өндәде.
Кремль мәгълүматына күрә, 3 майда Путин "Киевнең эзлексезлегенә һәм җитди эшкә әзер булмавына карамастан", Мәскәү тыныч сөйләшүләр кысаларында "элеккегечә диалогка ачык" дип белдергән.
Шулай ук Путин Европа берлеге илләре "украин куәт оешмалары вәкилләренең хәрби җинаятьләрен" һәм Донбасс шәһәрләрен атышка тотуын игътибарга алмый, бу атышлар нәтиҗәсендә тыныч кешеләр үлә дигән.
Көнбатыш Киев хакимиятләренә тиешле йогынты ясап, шулай ук Украинаны корал белән тәэмин итүдән туктап, бу явызлыкларның бетүенә ярдәм итә алыр иде, дип искәрткән.
Елисей сарае Путин һәм Макрон сөйләшүе турында әлегә берни хәбәр итмәде.
Әлеге сөйләшүләр Мариупольдәге "Азовсталь" заводына Русия һөҗүменең көчәюе шартларында барды. Шулай ук CNN һәм Көнбатышның башка матбугат чаралары 9 майда Путин Украинага каршы һөҗүмне арттырга, мобилизация игълан итүгә кадәр үк барып җитәргә мөмкин дип язды. Журанлистлар күзләү мәгълүматына сылтана.
Русия гаскәрләре Украинага 24 февральдә бәреп кергән иде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре әлеге һөҗүмне кискен тәнкыйтьли, Русигә каршы санкцияләр кертә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!