Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыга Донбасстан китерелгәннәр өчен Татарстан бюджетыннан ай саен 12 млн сум биреләчәк


Донбасс. Архив фотосы
Донбасс. Архив фотосы

Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнгән. Бу акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен диелә документта. Бу – компенсация күләме, ә чынлыкта ширкәтнең чыгымнары күбрәк тә булырга мөмкин.

Татарстан хөкүмәте Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга компенсация күләмен билгеләгән. Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарга сылтанып, Chelnу-biz басмасы яза.

Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнгән. Бу акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен, диелә документта. Бу – компенсация күләме, ә аларны урнаштырган оешмаларның чыгымнары чынлыкта күбрәк тә булырга мөмкин.

Chelni-biz басмасы мәгълүматына күрә, Чаллыга 290 кеше китерелгән булган. Аларның 94е – "КАМАЗжилбыт" тулай торагына, калганнары "Жемчужина" санаториенә урнаштырылган.

"Оешмалар көненә 400 меңләп сум компенсациягә өмет итә ала, бу аена 12 млн сум", дип яза басма.

2 апрельгә каршы төндә Татарстанга Донбасстан 502 кеше китерелгән иде. Аларны Казанда "Санта" һәм "Васильевский" шифаханәләренә, Чаллыда исә "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗжилбыт" тулай торагына урнаштырулары хәбәр ителде. Соңрак тагын 486 кеше китерелде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп алып китте дип белдерде.

Чаллыга китерелгән өчен "һуманитар ярдәм" җыю өчен 23 апрельдә Татарстанның Актаныш районы Сәфәр авылы мәдәният йортында хәйрия концерты оештырылды. Русия Украинадан тартып алырга теләүче Донбасс кешеләренә ярдәм итү өчен "Мәрхәмәтле йөрәк" дигән бу чараны оештыруны авылның мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һадиев тәкъдим иткән.

Халыктан җыелган акчалар һәм әйберләр Чаллыдагы "Жемчужина" шифаханәсендә урнаштырылган "качакларга" биреләчәк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүчеләр – Татарстан белән Башкортстан.

Элегрәк Татарстанның Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды да Казанның филармония залында "Кайсыгызның кулы җылы" исемле махсус концерт уздырган иде. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган татарстаннар хөрмәтенә багышлана, концерттан кергән табыш Донбасска ярдәм итүгә җибәреләчәк, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG