Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйны тоткыннарны җәфалау очраклары булган колониягә күчерергә мөмкиннәр


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Бу хакта аңа Владимир өлкәсендәге Мелехово колониясе тоткыннары сөйләгән, үзе ул моны социаль челтәрләдә хәбәр итте. Мелеховода кырыс тәртипле 6нчы төзәтү колониясе урнашкан.

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный, Коррупциягә каршы көрәш фондында мошенниклык кылу турындагы җинаять эшенең хөкем карары гамәлгә кергәннән соң, Владимир өлкәсендәге Мелехово бистәсендә урнашкан кырыс тәртипле төзәтү колониясенә күчереләчәк. Бу хакта аңа әлеге колония тоткыннары сөйләгән, үзе ул моны социаль челтәрләдә хәбәр итте.

"Әлегә хөкем карары гамәлгә кермәде, әмма Мелеховоның кырыс тәртипле колониясендәге "зэклар" анда минем өчен "төрмә эчендә төрмә" ясаулары турында яза. Әгәр Google-да Мелехово дип язсаң, анда "зэкларның" ничек итеп тырнакларын тартып чыгарулары турында сөйләгәннәре чыга диләр", дип язган Навальный.

Мелеховода кырыс тәртипле 6нчы төзәтү колониясе урнашкан. Узган елның мартында "Медиазона" элек хөкем ителеп, бирегә ябылган Иван Фоминның 60 битлек хатын бастырган иде. Бу хатында Фомин колониядә булган кыйнау, җәфалау һәм җенси көчләү очракларын тасвирлый.

22 мартта Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальныйны 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.

Оппозиционер үзенең гаепсез булуын белдерә, үзенә һәм аның тарафдарларына карата җинаять эзәрлекләүләре бары тик сәяси мотивлар белән бәйле дип саный. Хокук яклау оешмалары аны сәяси тоткын дип таныды. Навальныйны азат итүне АКШ президенты Джо Байден, Европа берлеге, күпчелек иҗтимагый эшлеклеләр таләп иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG