Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда татарлар Ураза бәйрәменә багышланган чара үткәргән


Истанбулда Ураза бәйрәменә җыелган татарлар
Истанбулда Ураза бәйрәменә җыелган татарлар

Чарада 90лап кеше катнашкан, аны "Азатлык" татар яшьләре берлеге Истанбул татарлары белән берлектә оештырган.

4 майда, Төркиянең Истанбул шәһәр мэриясе янындагы Төрки дөньяны өйрәнүләр вакыфы бакчасында, татарлар Ураза бәйрәменә багышланган чара үткәргән. Чараны Истанбулда яшәүче татарлар һәм "Азатлык" яшьләр берлеге оештырган. Бу хакта Азатлыкка берлек җитәкчесе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

Габдулла Тукай, шулай ук бөек шәхесләребез Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди рухларына багышлап оештырдык. Кичәне Тукайның "Тартар кошы сайрый" шигыре белән башладык. Чын татарча вәгазь укылды, теләүчеләр вәгазьдән соң татар шигырьләре сөйләде. Иң сөендергәне – андыйлар арасында балалар да бар иде. Шигырь укучыларга истәлек өчен Татарстан туграсы төшерелгән башлыклар бүләк иттек, — дип сөйли Нәбиуллин.

Бәйрәмгә 90лап кеше килгән. Төркиядәге Милли хәрәкәт фиркасенең 24нче чакырылыш депутаты Иһсан Барутчу да катнашкан. Татарлар аңа түбәтәй бүләк иткән.

— Күптән түгел без ифтар үткәргән идек һәм мондый очрашуларга ихтыяҗ булуы нык күренде. Татарлар бер-берен сагына, туган телләрендә аралашасылары килә, татар мохитенә сусаганбыз. Шуңа тиз арада бу бәйрәмне дә оештырырга булдык. Алга таба татарлар өчен татар теле дәресләре дә оештырырга ниятлибез, әлегә бина мәсьәләсе хәл ителә, — дип сөйләде Нәбиуллин.

Ул Төркиядә татарча чараларны арттырырга, милли мохит булдырырга кирәк дип саный.

— Төркиянең Истанбул, Әнкара кебек зур шәһәрләре урамнарына Гаяз Исхакый, Садри Максуди һәм Йосыф Акчура исемнәрен бирүләрен дә телибез. Киләсе елда аларның юбилейларын зурлап үткәрәчәкбез. Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" китабы төрекчәгә тәрҗемә ителде, хәзер аны чыгару өчен акча җыю кампаниясе башланачак. Исхакыйның кабере янына су чыганагы да ясатасыбыз килә. Төркия зиратларындагы каберлекләр янында "чишмә" дип атала торган шундый су чыганаклары урнашкан. Бу суны каберлекләрне юганда, кул юу өчен, чәчәкләргә сибү өчен кулланалар. 2023 елда Гаяз Исхакый исеменә атап та шундый бер "чишмә" ясатырга ниятлибез", ди Нәбиуллин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG