Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең дәүләт мәгълүмат чараларына җитәкчелек белән килештермичә Кадыров әйткән сүзләрне язу тыелган


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Бу хакта "Проект"ка аноним булып калу шарты белән ТАСС хезмәткәре сөйләгән. ТАССның башка бер хәбәрчесе дә Чечня башлыгы хәбәрләренә нигезләнгән яңалыкларны башта баш мөхәррир урынбасары Михаил Щербаковка күрсәтергә кирәклеген әйткән.

Русиянең кайбер дәүләт мәгълүмат чараларына җитәкчелек белән килештермәгән килеш Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның Украинадагы сугыш барышы турындагы белдерүләрен язуны тыйганнар. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Проект" басмасы хәбәр итә.

Журналистлар мәгълүматына күрә, Рамзан Кадыровның Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков һәм Украина белән сөйләшүләрдә урыс делегациясе җитәкчесе Владимир Мединский белән ызгышларыннан соң, федераль мәгълүмат чараларына Чечня башлыгының белдерүләрен "бары тик җитәкчелек санкциясеннән соң гына" язарга кушылган.

Бу хакта "Проект"ка аноним булып калу шарты белән ТАСС хезмәткәре сөйләгән. Ул, Кадыровның 267 украин морпехы әсирлеккә бирелде дигән хәбәрен агентлык чыгармады, дип искәрткән. ТАССның башка бер хәбәрчесе дә Чечня башлыгы хәбәрләренә нигезләнгән яңалыкларны баш мөхәррир урынбасары Михаил Щербаковка күрсәтергә кирәклеген ишеткән.

Әлеге кагыйдә Кадыровка гына кагылмый: төрле түрәләрнең әйткән сүзләре бер-берсенеке белән туры килмәү аркасында, дәүләт мәгълүмат чаралары сәясәтчеләрнең сүзләрен тоткарлап һәм бары тик җитәкчелек рөхсәт иткәннән соң гына чыгара башлаган.

Чечняның дәүләт сәясәте, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Ахмед Дудаев "Проект" журналистларының Кадыров сүзләрен чыгарырга ярамый дигән мәгълүматын "фейк" дип атады.

"Алдынгы чит ил, федераль һәм төбәк мәгълүмат чаралары Чечня республикасы башлыгына сылтана, аның белдерүләреннән өземтәләрне теләп китерә", дип язды Дудаев үзенең Telegram-каналында.

"Проект" язганча, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре икътисадка кагылышлы хәбәрләрне чыгаруга да рөхсәтне озак ала башлаган.

Әгәр текстта Русиягә сугыш һәм чикләүләр җиңел бирелми дигән кечкенә бер ишарә генә булса да, аны чыгаруга икешәр сәгать рөхсәт бирмәскә, яки бөтенләй чыгармаска мөмкиннәр, дип яза "Проект".

Моннан тыш, Кремльгә якын чыганаклар "денацификация" сүзенә алмаш сүз табарга тырышуын сөйләгән. Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлавының сәбәпләреннән берсе дип "денацификация"не атаган иде. Кремль заказы белән уздырылган сораштырулар нәтиҗәсенә күрә, кешеләр бу сүзнең мәгънәсен аңламый. Нәтиҗәдә "денацификация"гә алмаш сүз таба алмаганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG