Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда медицина хезмәткәрләренә һәм балалар аланнарында эшләүчеләргә ихтыяҗ арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Казан халкы эшне туристик урыннарда, кунакханәләрдә һәм җәмәгать туклануы урыннарында эзли диелә.

Татарстанда медицина хезмәткәрләре эзләү турындагы игъланнарның саны 14 процентка арткан. Бу хакта SuperJob сервисының тикшеренүләренә сылтама белән InKazan яза.

Алар шифаханәләргә, балалар аланнарына һәм пансионатларга кирәк, диелә.

Мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләргә дә ихтыяҗ арткан. Моны балалар аланнары эшли башлаячак чор җитү белән бәйлиләр.

Үз чиратында Казан халкы эшне туристик урыннарда, кунакханәләрдә һәм җәмәгать туклануы урыннарында эзли диелә.

Бу өлкәдә эш тәкъдим иткән игъланнар 30 процентка кимегән, ә кунакханә бизнесында эш тәҗрибәсе булмаган белгечләрне алмый башлаганнар.

Логистларга вакансияләр 20 процентка, сәркатибләргә - 37 процентка, офис менеджерларына – 37 процентка, PR һәм маркетинг белгечләренә - 24 процентка, логистика тармагындагы белгечләргә - 39 процентка кимегән.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG