Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага сугыш башлагач Русиядә өч меңнән артык сайтны томалаганнар


Күпчелек сайтларны Русия баш прокуратурасы таләбе белән томалаганнар.

Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, Русиядә барлыкка килгән хәрби цензура аркасында илдә өч меңнән артык сайтны томалаганнар. Мондый сайтлар арасында хәбәрләр басмалары, социаль челтәрләр, иҗтимагый оешмалар, сәүдә һәм IT-ширкәтләр бар. Күпчелек сайтлар Русия баш прокуратурасы таләбе белән томаланган. Бу мәгълүматларны "Роскомсвобода" хокук яклау проекты анализлаган.

Аерым алганда баш прокуратура мартта Twitter, Facebook һәм Instagram кебек социаль челтәрләрне томалауны таләп итте. Соңгы икесенең хуҗасы булган Meta ширкәтен "экстремист" дип таныдылар. Тыелган чыганаклар исемлегенә күпчелек мәгълүмат чараларының сайты эләкте. Аларның кайберләре, әйтик "Медуза" һәм "Медиазона" баш прокуратураның төрле карарлары нигезендә ике тапкыр томаланды.

Русиядә Азатлык радиосы һәм Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең проектлары да томаланды.

Тикшеренү авторлары фикеренчә, кайбер сервисларга ни өчен цензура куллануларын кайвакыт аңлатуы бик авыр. Мәсәлән, тыелганнар исемлегенә берничә онлайн-кинотеатр һәм пират сайтлар да кертелгән. "Роскомсвобода" фаразынча, бу сайтларда Украина хакимиятен хуплаган мәгълүмат чыккан булуы бар.

Моннан тыш, шул ук сәбәп аркасында IT һәм сәүдә ширкәтләренең сайтлары, шулай ук уен сайтлары да тыелган. Алар арасында S.T.A.L.K.E.R. 2 һәм шахмат уйнау өчен - Chess.com сайты да бар.

Тикшеренү авторлары искәртүенчә, томалауларны "фейклар турындагы канун" кабул ителгәнче үк башлаганнар, ә бу канун март башында үз көченә кергән иде.

Русия кораллы көчләре турында таратылган мәгълүматны ил хакимиятләре ялган дип тапса, 1,5 миллион сумга кадәр штраф һәм 15 елга кадәр төрмә яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG