Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Юстиция министрлыгы ят агентлар исемлегенә тагын 7 кеше һәм бер оешманы өстәде


Моннан тыш "физик зат – ят агентлар" исемлегенә җырчы Алишер Моргенштерн да кертелде.

6 май кичендә Русия Юстиция министрлыгы "ят агент" медиа реестрын тулыландырган. Исемлеккә 7 кеше һәм бер оешма кертелгән. "Ят агент" медиа чарасы булып "Апология" хокук яклау оешмасы танылган.

Физик затлар дип исемлеккә сәясәтчеләр Любовь Соболь белән Владимир Милов, галим Борис Кагарлицкий, сәясәт белгече Леонид Гозман, IT-белгеч Михаил Климарев, журналистлар Наталья Баранова һәм Денис Константинов кертелгән.

Русия Юстиция министрлыгы шулай ук "физик зат – ят агентлар" исемлегенә җырчы Алишер Моргенштернны да кертте.

НКО ят агентлар исемлеге дә үзгәреш кичерде: анда Краснодардан "Типография" заманча сәнгать үзәге өстәлде.

Җомга көнне министрлык шулай ук "ят агент медиа" исемлегеннән 4 "Голос" хәрәкәте активистын чыгарды: Владимир Жилкин, Александр Лютов, Александр Грезев, Илья Пигалкин.

  • Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегендә Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "ят агент" медиа сайтлары Русиядә томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG