Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Татарстанда ресторан һәм кафеларның кереме 10 процентка төшкән


Шул ук вакытта туклану объектларының финанс әйләнеше 4 процентка арткан. Бу азык-төлеккә һәм тауарларга бәяләр күтәрелү белән бәйле.

2022 елның беренче өч аенда, узган елның әлеге чорына караганда, Татарстанда эшләүче ресторан һәм кафеларның кереме 10 процентка кимегән. Бу хакта Татарстанстат оешмасының аналитик хисабында әйтелә.

Татарстанстат ресторан, бар, кафе, ашханәләрне, җәмәгать туклану объектларына азык-төлек китерүче оешмаларны тикшергән.

Республика туклану объектларының кереме кимесә дә, финанс әйләнеш 4 процентка артып 11,1 млрд сумга җиткән.

Иң керемле ай дип март ае китерелә. Бу 26 мартта Роспотребнадзорның кафе-рестораннарга тәүлек буе эшләргә рөхсәт итү вакыты белән туры килә. Бу айда туклану объектлары 4,2 млрд сум акча эшли алган.

Узган ел азагында Татарстанда QR-кодлар кертелү аркасында кафе-рестораннарның кереме төште. Аларның сатудан килгән акчалары 200 миллион сумнан артыкка кимеде дип белдерде рәсмиләр. QR-кодлар кертелгәннән соң ресторан хуҗалары керемнәренең 80 процентка азаюын белдергән иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG