Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күмертау мэрыннан үз хезмәткәренә канунсыз түләгән 131 мең сум акчаны кайтарттыралар


Мэр шәһәр түрәсен башка эшкә күчергәндә өч айлык хезмәт хакы күләмендә компенсация түләгән булган.

Башкортстанның югары мәхкәмәсе Күмертау мэры Олег Фроловтан 131,9 мең сум акча түләтү карарын чыгарды. Ул үз карамагындагы эшләгән түрәне башка эшкә күчергәндә өч айлык хезмәт хакы түләгән булган. Мәхкәмә моны канун бозу дип тапкан. Бу хакта "РБК" хәбәр итә.

Сүз Күмертау шәһәрендә "Юл-яшелләндерү эшләре" муниципаль оешмасының элекке мөдире Юрий Куров турында бара. 2020 елның мартында ул үз вазифасыннан киткән. Шул ук көнне Куров "Локомотив" муницпаль оешмасының мөдире итеп билгеләнгән. Куров беренче эшеннән киткәндә шәһәр хакимияте аңа өч айлык хезмәт хакы күләмендә компенсация түләгән.

Күмертау шәһәре прокуроры бу карарны шикаять итеп, түләнгән барлык акчаны да мэрдан кайтарырга кушкан. Шәһәр мәхкәмәсе әлеге сумманы мэрдан түгел, ә шәһәр хакимиятеннән түләттерергә дигән карар чыгарган. Прокуратура моның белән килешмичә Башкортстанның югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә әлеге сумманы Күмертау мэры Олег Фроловтан түләттерергә кушкан.

РБК язуынча, Юрий Куров җинаять эшендә катнаша. Аны Маячный авылында канализация коллекторы һәм чистарту корылмасын төзүдә алдауда гаеплиләр. Шулай ук җинаять эшенә Башкортстанның элекке вице-премьеры һәм Күмертауның элекке мэры Борис Беляев, төзелеш министры Рәмзил Күчәрбаев, капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Сафин һәм әлеге идарәнең капиталь төзелеш бүлеге башлыгы Шатмурат Бикимбәтов җәлеп ителгән.

Быелның 25 февралендә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе вәкилләре республика вице-премьеры һәм торак-коммуналь хуҗалагы министры Борис Беляевны тоткарлаган иде. Ул республика төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаев шикләнелүче булып торган икенче бер җинаять эшенә бәйле рәвештә тоткарланды.

Күчәрбаев 1 февральдә тоткарланган иде. Аңа вазифасы вәкаләтләреннән явыз файдалану турында гаепләү белдерелде һәм мәхкәмә аны тикшерү барган вакытка өй сагына япты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG