Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мариупольдән Чаллыга китерелгән балаларга сәламәтләндерү аланнарына юллама бирәчәкләр


Донбасс. Архив фотосы
Донбасс. Архив фотосы

"Бу балалар сигез ел пулялар һәм бомбалар астында яшәгән, алар тыныч күк йөзе астында яшәргә тиеш. Безнең Чаллыда шулай.  Аланнарда уңайлы шартларда яшәячәкләр", дигән әлеге уңайдан шәһәр мэры Наил Мәгъдиев.

Фетнәчел "Донецки халык республикасы"ның Мариуполь шәһәреннән Чаллыга китерелгән балалар Чаллы читендәге сәламәтләндерү аланнарында ял итә алачак. Бу хакта 11 майда шәһәр мэры Наил Мәгъдиев хәбәр итте, дип яза Chelny-biz басмасы. Мэр балаларның ата-аналары белән таныштыру эшләре уздырырга кушкан, аланнарда нинди шартлар булуын күрсәтергә кирәк, дигән.

"Бу балалар сигез ел пулялар һәм бомбалар астында яшәгән, алар тыныч күк йөзе астында яшәргә тиеш. Безнең Чаллыда шулай. Аланнарда уңайлы шартларда яшәячәкләр, алар балалар мохитендә булырга тиеш", дигән Наил Мәгъдиев. Ул бу балаларга аерым игътибар" бирергә кушкан.

Басма хәбәренчә, Чаллыга барлыгы 54 бала килгән булган. Шәһәр мэры аларның бер өлеше өлкәннәр белән башка шәһәрләргә күчеп киткән булырга мөмкин дип фаразлый. Чаллыда калган балаларга сәламәтләндерү аланнарына юлламалар бирәчәкләр.

  • 2 апрельгә каршы төндә Татарстанга Донбасстан 502 кеше китерелгән иде. Аларны Казанда "Санта" һәм "Васильевский" шифаханәләренә, Чаллыда "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗжилбыт" тулай торагына урнаштырулары хәбәр ителде. Соңрак тагын 486 кеше китерелде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп алып китте дип белдерде.
  • Күптән түгел Татарстан хөкүмәте Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга компенсация күләмен билгеләгән иде. Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнгән. Бу акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен, диелә документта. Бу – компенсация күләме, ә аларны урнаштырган оешмаларның чыгымнары чынлыкта күбрәк тә булырга мөмкин.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG