Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Җәмигъ мәчетенә беренче таш 20 май салыначак


Тантана Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узачак.

Казандагы Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда, Идел Болгары дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында салыначак. Бу хакта республиканың хөкүмәт йортындагы брифингта Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев игълан итте.

"Ниятләнгәнчә, 13:00 сәгатьтә, һава торышы нинди булуга карамастан, Җәмигъ мәчете астына таш сала башлыйбыз", диде ул.

Бинага 10 мең кеше сыячагы билгеле. Мәчет проекты эшләнгәч, аның макетын республикада яшәүчеләргә тәкъдим итәргә ниятлиләр, дип хәбәр итте Шәйхразиев.

Шулай ук ул, мөгаен, шул чакта Җәмигъ мәчетенең исеменә бәйге дә игълан ителер, дип белдерде. "Бүген моңа кагылышлы фикер алышулар бара. Оештыру комитеты да, җитәкчелек тә нинди дә булса исемне хупламады әле. Кешеләрнең актив катнашуы мөһим" диде ул.

Казанда Кырлай паркындагы аттракционнарны апрель башында сүтә башлаганнар иде, шул ук вакытта Җәмигъ мәчетен бу урынга төзиячәкләре билгеле булды. Башта Җәмигъ мәчете Казансу буенда төзеләчәк дип хәбәр ителгән иде.

Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенең 1100 еллык чаралары 2022 ел дәвамында узачак. Быел барлыгы 71 чара үткәрергә ниятлиләр. Төп чаралар Татарстанда үтәчәк: 20 майда Казанда һәм 21 майда Болгарда.

Шулай ук Мәскәү, Ульян, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә дә чаралар узачак.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG