Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәкләрдә үткән "Za Россию" концертлары хөкүмәткә якынча 100 миллион сумга төшкән


Петербурда узган "Za Россию" концерты
Петербурда узган "Za Россию" концерты

Бу - Русиянең музыкаль чыгышларны түләү өчен кайчан да булса төзегән иң кыйммәтле дәүләт килешүе диелә.

Апрель-май башында Русия хакимиятләрен хуплаган чыгышлар белән ил төбәкләрендә һәм аннексияләнгән Кырымда узган "Za Россию" концерт програмы Русия бюджетына 100 миллионлап сумга төшкән. Бу - Русиянең музыкаль чыгышларга түләү өчен иң кыйммәтле дәүләт килешүе, дип яза ВВС-ның урыс хезмәте.

Дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматларга күрә, марафонда катнашучы артистларның чыгышларына федераль бюджеттан 95,3 миллион сум киткән.

Төркемнәрне дә санаганда, марафонда барлыгы 34 башкаручы катнашты. Һәркайсының програмы һәм бәясе килештерелгән. Програмнар "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз", "Җиңү – безнеке", "Синең өчен, Ватан-Ана", "Барысы да яхшы булачак!", "Барысы да килеп чыгачак!" дип аталган.

ВВС өйрәнгән килешүдән күренгәнчә, иң кыйммәтле чыгыш – Сергей Галанинның "Серьга" төркеменеке, ул бюджетка 10,5 миллион сумга төшкән. Музыкантлар бу акчаларны җиде концерт өчен алган.

Сергей Бобунец биш чыгышы өчен 6,9 миллион сум алган. "Пилот" төркеме – дүрт чыгышы өчен алты миллион сум. Шоуда катнашмаган Русиянең бер танылган рок-группасының концерт мөдире Азатлык радиосына "Бу бәяләр базар бәяләреннән 2-3 тапкырга югарырак", дип белдерде. ВВС белән сөйләшкән продюсерларның берсе дә бу бәяләрнең арттырылган булуын сизгән. Икенчесе исә пандемиягә кадәр вакыт өчен гадәти бәяләр дип әйткән.

Концерт чыгымнары артистларга гонорар түләүне генә күз уңында тотмый, шуңа 95 миллионнан да артыграк булган. Ачык һавада уза торган концертлар сметаларының 70ләп проценты сәхнәне җиһазлау һәм иминлеккә китә, дип яза ВВС мондый чаралар белән таныш булган кешегә сылтама белән. Марафонның бу чыгымнары килешүдә исәпкә алынмаган. Әмма ВВС төбәкләрнең сатып алуларында мондый чыгымнарны тапкан.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русия хакимиятен хуплаган концертлардан тыш, әйтик Татарстанда Донбасска һәм Донбасс качакларына акча һәм һуманитар ярдәм җыю өчен хәйрия концертлары да уздырыла башлады.
  • 23 апрельдә Татарстанның Актаныш районы Сәфәр авылы мәдәният йортында шундый хәйрия концерты оештырылды. Донбасс кешеләренә ярдәм итү өчен "Мәрхәмәтле йөрәк" дигән бу чараны оештыруны авылның мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һадиев тәкъдим иткән.
  • Халыктан җыелган акчалар һәм әйберләр Чаллыдагы "Жемчужина" шифаханәсендә урнаштырылган "качакларга биреләчәк", дип сөйләде ул Азатлыкка.
  • Элегрәк Татарстанның Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды да Казанның филармония залында "Кайсыгызның кулы җылы" исемле махсус концерт уздырган иде. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган татарстаннар хөрмәтенә багышлана, концерттан кергән табыш Донбасска ярдәм итүгә җибәреләчәк, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG