Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 май арты уйланулары: хәтер көнеме, шау-шулы бәйрәмме


9 май арты уйланулары: хәтер көнеме, шау-шулы бәйрәмме
please wait

No media source currently available

0:00 0:24:01 0:00

Бу чыгаралышта сугышны романтикалаштырып күрсәтү, ватанны ярату төшенчәсен коралга, хәрби көчкә табыну белән алыштыру, мәктәп-балалар бакчалары гына түгел, бу эштә ата-аналарның да теләп катнашулары, гомумән, 9 майның хәтер һәм дога көне булудан күңел ачу бәйрәменә әйләнүе турында сөйләштек.

Подкастта ниләр турында сүз барды:

Балалар бакчасында хәрби парад видеосы тудырган шау-шу.

Быелгы 9 майда Путиннан җитди белдерүе көтелде, ләкин ул булмады.

Милитаристик риторика кайчан көчәя башлады?

Балаларны хәрби киемнәргә киендереп фотосессия яки флешмоб ясау кем намусында?

Ветераннарның үзләре белән аралашканда, сугышка нинди мөнәсәбәт формалаша?

Караңгы темаларны романтиклаштыру җайлырак.

17 яшьлек мәктәп укучысы сугышка барырга тели – психолог Дина Полеха фикере.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин: ватанпәрвәрлек ул милитаризм түгел.

Ватанпәрвәрлек төшенчәсенең үзгәреше – Русиянең аз санлы халыклары "рус дөньясы" картинасына сыярга тырыша.

Психолог Елена Кузнецова: балалар хәрби кием кияргә тиеш түгел.

XS
SM
MD
LG