Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активистын 9 майда Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен җәзага тартканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Штраф салудан тыш, аны 13 тәүлеккә кулга алганнар.

9 майда Чаллы шәһәрендә яшәүче активистны "Чума вакытында мәҗлес" ("Пир во время чумы") дип язылган плакат тотып парадка чыккан өчен 30 мең сум штрафка тартканнар. Полиция хезмәткәрләренең таләпләрен үтәмәгән өчен 13 тәүлеккә сак астына алганнар. Бу хакта chelny-biz хәбәр итә.

Вакыйга Җиңү көнендә "Ватан-Ана" (Родина-Мать) мемориалы янында була. Активист халык арасыннан аерылып плакат тотып торган. Аны шунда ук кулга алганнар диелә.

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, активист административ беркетмә төзер өчен полиция бүлегенә барудан баш тарткан, үзен агрессив тоткан, полиция хезмәткәре киемен тарткан.

Мәхкәмә активистны Русия хәрби көчләренең "ДНР" һәм "ЛНР"да гамәлләрен "дискредитацияли" дип тапкан. Чаллы егете үз гаебен таныган, ләкин каршылык чарасы өчен дөрес урын һәм вакыт сайланмавын әйткән. Шул ук вакытта ул полициягә каршылык күрсәтмәвен белдергән.

Шәһәр мәхкәмәсенең карары әлегә үз көченә кермәгән диелә.

9 майда Җиңү көненә багышланган чараларда Русия полициясе кимендә 125 кешене тоткарлаган дип хәбәр итте "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты.

Казанда, Мәскәүдә, Петербурда Оренбурда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә "Үлемсез полк" йөрешенә сугышка каршы плакатлар белән килгән берничә дистә кеше тоткарланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG