Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ профессоры Наил Фаткуллин сугышка каршы ачык хат тараткан


Русия президенты Владимир Путин

"Путинизм сәясәте безне кешелек цивилизациясенең дошманнарына әверелдерде. Безгә һәм балаларыбызга Украинадагы хәлләр өчен озак вакыт кызарырга һәм акланырга туры киләчәк", диелә хатта.

Казан федераль университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы Наил Фаткуллин "Русия ватандашлары һәм хөкүмәтенә ачык хат" тараткан, бу хатында ул "Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатуны һәм Украинаның халыкара танылган чикләреннән Русия гаскәрләрен чыгаруны" таләп итә.

10 майда "Гроза" студентлар журналы әлеге ачык хатны чыгарды, Наил Фаткуллин бу хатны КФУдагы хезмәттәшләренә җибәргән диелә.

КФУ профессоры хатны язуын Азатлыкка да раслады.

Фаткуллин Владимир Путин өчен "беркайчан да тавыш бирмәдем һәм ахыр чиктә путинизмның Русияне дәүләт фаҗигасенә китерәчәген беркайчан да яшермәдем" дип белдергән.

"Путинизмга 20 елдан артык. Тарихи үлчәүләр белән караганда күпме бу, азмы? Мәсәлән, 1945 елгы Германия һәм 1965 елгы Германия федератив республикасын карыйк. 1945 елда Германия – хәрабәләрдә, ә 1965 елда Европаның иң бай һәм чәчәк атучы илләреннән берсе. Хәзер 2000нче еллар башындагы һәм 2022 елгы Русияне чагыштырыйк. Нык алга киткән, социаль әһәмияткә ия бер генә өлкәне булса да атардай кеше бармы? Минемчә, бөтен җирдә торгынлык яки деградация", диелгән ачык хатта.

Наил Фаткуллин 1954 елның 10 декабрендә туган. Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган. 1981 елда фәннәр кандидаты, 1995 елда физика-математика фәннәре докторы булган. 2000 елда "профессор" дәрәҗәсе алган. Фәнни-педагогика стажы – 41 ел. КФУның физика институтындагы молекуляр системнар физикасы кафедрасында белем бирә.

Наил Фаткуллин 12-15 мең сумлык "Русиядәге гадәти пенсияләр" турында да телгә алган.

"Бу мескенлек түгелме? Моңа Украина яки НАТО гаеплеме? Бу пенсияләрне Русия түрәләре, җитәкчеләре һәм Дума депутатларының керемнәре белән чагыштырыгыз. Иҗтимагый тормышның барлык катлауларында күзәтелгән мондый мескенлекләрне мисалга китереп томнар язарга мөмкин. Путин Русиясе кем өчен һәм нәрсә өчен яши?", дип сорый КФУ профессоры.

Наил Фаткуллин фикеренчә, "бер үк чекист хунтасы озак вакытлар дәвамында хакимияттә тора, ул Русия ватандашларының мул тормышы белән бәйле төп мәсьәләләрне дә хәл итәргә сәләтле булып чыкмады".

"Шулай булгач, аларның бай булмаган, хәтта хәерче русияләргә, янәсе, игелек кылу өчен, Украинада "денацификация", "демилитаризация" һәм башкаларны уздыру турындагы бәяләмәләренә без нишләп ышанырга тиеш? Бүгенге көндә бу геосәяси уйдырмалар нәрсәгә китерде? "Махсус хәрби операция" имгәткән һәм үтергән дистәләгән мең кеше, йортсыз һәм акчасыз калган миллионлаган качаклар, иртәме соңмы гади русияләр хисабына торгызылачак коточкыч җимереклекләр", дип искәрткән Фаткуллин.

КФУ профессоры фикеренчә, "Русия читкә тибәрелгән ил булды": "Дөньядагы икътисади яктан үскән илләрнең күпчелеге безгә каршы. Путинизм сәясәте безне кешелек цивилизациясенең дошманнарына әверелдерде. Безгә һәм балаларыбызга Украинадагы хәлләр өчен озак вакыт кызарырга һәм акланырга туры киләчәк. Болар барысы да, янәсе, безнең рөхсәт белән, безнең өчен һәм чын-чынлап безнең акчаларга эшләнә бит, чөнки бездән җыелган салымнар нигезендә оешкан дәүләт бюджетыннан финанслана".

Фаткуллин моның белән килешми һәм "Путин Русиясенең Украинага карата сәясәтен җинаятьчел" дип саный.

"Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатуны һәм Русия гаскәрләрен Украинаның халыкара танылган чикләреннән чыгаруны таләп итәм", дигән КФУ профессоры.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG