Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кентукки сенаторы Украинага 40 млрд доллар ярдәм бирү кануны өлгесен хупламады


Рэнд Пол
Рэнд Пол

Сенаторлар документны бу атнада ук килештерергә ниятләгән иде – Украинага элегрәк бүлеп бирелгән акчалар 19 майга бетәргә тиеш. Әмма Рэнд Пол текстка махсус инспектор билгеләп куелачак, ул 40 млрд долларның ничек тотылуын күзәтәчәк дигән пункт өстәүне таләп итә.

Украинага ярдәм өчен АКШ бюджетыннан 40 млрд доллар бүлеп бирү турындагы канун өлгесен тизәйтелгән тәртиптә кабул итү белән АКШ сенаторы Рэнд Пол килешмәгән. Ул канун өлгесенә чыгымнарны федераль инспектор тикшерәчәк дигән пункт өстәүне таләп иткән.

10 майда АКШның Вәкилләр пулаты, Русия һөҗүменә дучар булган Украинага хәрби, икътисади һәм һуманитар ярдәмгә 40 млрд доллар бүлеп бирүне күз уңында тоткан канун өлгесен хуплаган иде. 367 вәкил хуплап тавыш бирде, 57се каршы чыкты.

АКШ президенты Джо Байден Конгресстан Украина өчен 33 млрд доллар сораган иде, әмма конгрессменнар тәкъдим ителгән сумманы арттырды.

Акча бүлеп бирү өчен канунны Сенатта хуплаулары һәм президентның имзалавы кирәк. Сенаторлар документны бу атнада ук килештерергә ниятләгән иде – Украинага элегрәк бүлеп бирелгән акчалар 19 майга бетәргә тиеш.

Әмма Пол текстка махсус инспектор билгеләп куелачак, ул 40 млрд долларның ничек тотылуын күзәтәчәк дигән пункт өстәүне таләп итә.

Рэнд Пол кебек үк, Сенатта Кентукки штатын республиканнар лидеры Митч Макконел да вәкиллек итә. Макконел хезмәттәшен "Украинага ярдәм итәргә теләми" дип гаепләде.

Макконел һәм Сенатта купчелек лидеры, Демократик фирка вәкиле Чак Шумер, Пол тәкъдимен канун өлгесенә үзгәреш буларак кабул итү өчен тавыш бирергә тәкъдим иткән. Ул баш тарткан.

Хәзер документка тавыш бирү берничә көнгә кичектерелә һәм ул киләсе атнада узачак. Пол берүзе генә аны кабул итүгә киртә була алмый. Әмма текстка ниндидер үзгәрешләр кертә алсалар, документны түбән пулат яңадан хупласын өчен Конгресска кире кайтарырга кирәк булачак.

Тиз арада акча бүлеп бирүгә каршы чыккан сенатор Украинага ярдәм итәргә теләмәү турындагы гаепләүләрне кире кага. "40 млрд долларны көрәк белән ату һәм бу акчаларның кая китәчәген белмәү – җавапсызлык", дип белдергән ул.

Ул сенаторларны дефицитлы бюджет чыгымнарын арттырып, "фискаль акылсызлыкны" туктатырга чакырды. "Мин нинди дә булса чит дәүләткә түгел, АКШ Конституциясенә ант бирдем", дигән Пол.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG