Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Корылтае депутатлары бер көнлек хезмәт хакын фетнәчел "Луһански халык республикасы"на күчерәчәк


Башкортстан парламенты бинасы
Башкортстан парламенты бинасы

Бер көнлек хезмәт хакына килгәндә, әйтик Башкортстан парламенты Константин Толкачевның 2020 елгы декларацияләнгән кереме 6 802 892,46 сум булган. Бер көнгә бу якынча 18 638 сум дигән сүз.

Башкортстан Корылтае депутатлары бер көнлек хезмәт хакларын фетнәчел "Луһански халык республикасы"ның Красный Луч шәһәре халкына күчерәчәк. Бу хакта республика Дәүләт җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, хәзер бу шәһәр халкы бик авыр шартларда яши. Толкачев фикеренчә, шуңа күрә Красный Лучта яшәүчеләргә һәм фетнәчел "ЛНР"га кулдан килә торган һәртөрле ярдәм урынлы булачак.

Иҗтимагый башлангычларда эшлиләр дип кабул ителгән өчен, Корылтайның гади депутатлары хезмәт хакы алмый. Акчаны бары тик комитет башлыкларына, спикерга һәм вице-спикерларга гына түлиләр. Шулай да, депутат эшчәнлеге белән беррәттән парламент әгъзалары эшмәкәрлек, белем бирү һәм башкалар белән шөгыльләнеп керем алырга мөмкин.

Бер көнлек хезмәт хакына килгәндә, Башкортстан парламенты Константин Толкачевның 2020 елгы декларацияләнгән кереме 6 802 892,46 сум булган. Бер көнгә бу якынча 18 638 сум дигән сүз. Ә депутат Әхмәт Ишмөхәммәтовның 2020 ел нәтиҗәләренә күрә еллык кереме 279 765 148,32 сум булган, бер көнгә бу 766 479 сум була.

Константин Толкачев искәртүенчә, Башкортстан белән Красный Лучны аерым мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Икенче дөнья сугышында бу шәһәр янында фашистлар һәм Башкортстанның кавалерия дивизиясе совет гаскәрләре арасында көчле сугышлар барган, аны генерал-майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән.

Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар — Татарстан белән Башкортстан. Татарстанның Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды Казанның филармония залында "Кайсыгызның кулы җылы" исемле махсус концерт уздырган иде. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган татарстаннар хөрмәтенә багышлана, концерттан кергән табыш Донбасска ярдәм итүгә җибәреләчәк, диелде.

Күптән түгел Татарстан хөкүмәте Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга республика бюджетыннан бирелүче компенсация күләмен билгеләгән иде. Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнгән. Бу акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен, диелә документта. Бу – компенсация күләме, ә аларны урнаштырган оешмаларның чыгымнары чынлыкта күбрәк тә булырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG